Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Уйна гармун, тарат моңнарны...

Социаль челтәргә керсәң, аның гармунда уйнап өздереп җырлавын ишетмичә калмыйсың.

Гармун һәм гармунда уйнаучы турында сүз чыкса, күңелгә ялт итеп шушы җыр уеп керә.
 Тарт син егет, бас төймәңә,
Чыксын синен моңлы көйләрең.
Уйна гармун, тарат моңнарыңны,
Безнен халык, татар көйләрен.
Яшь барган, өлкәнәйгән саен җирсү дигән әйбер, бу очракта әби-бабайлардан калган фольклорга омтылыш көчәя икән. Кайчандыр ике йортның берсендә гармун сузучы яшәгән туган авылымда хәзер  андыйлар юк диярлек. Шуңа күрә күңелгә гармун моңы, гармун уйнаучы тансык.
Күптән түгел Олы Әтнәнең Марсель Сәлимҗанов урамында яшәүче Реваль Фазуллин өендә булырга туры килде. Килүемнең максаты ул булмаса да, өйдә стеналар буйлап тезелеп киткән гармуннарны күргәч, әңгәмә темасын җайлап кына шуңа таба бормыйча кала алмадым.
Реваль Фазуллин – мәдәният өл­кәсен, җыр-моң­ны азмы-күпме үз итүчеләр өчен ях­шы таныш исем. Инде күп еллар дәвамында райо­ныбыз сәх­нә­сен­нән төшми диярлек ул. 
Кызганычка каршы диикме, әллә, киресенчә, әле шундый таланты да бар дип сөенү дөресрәк булырмы – бу очракта гармунчы булып түгел, күңелләрне өзәрлек итеп җыр башкаручы буларак гел сәхнә түрендә ул. Әмма социаль челтәргә керсәң, аның гармунда уйнап өздереп җырлавын ишетмичә калмыйсың.
– Тумышым белән район үзәгеннән 8 чакрым ераклыктагы Яңа Җөлби авылыннан мин, – ди ул. 
1973 елгы ул. Җәмәгате Лилия Иске Җогып авылыннан, 1974 елгы. Аның белән кавышкач, башта тулай торакта торалар һәм 2007 елны менә шушы зур йортка күчәләр. 2000 елны – кызлары Гүзәл, 2009 елны улы Рәсүл туа. Анысы Олы Әтнә мәктәбенең 8 сыйныфында укый. Ә кызлары турында сүз чыккач: “Аеруча “Әтнә таңы”н көтеп ала, почтальонны урамга чыгып ук каршы ала ул”, – диләр. 
Реваль үзе 2011 елдан бирле больницада эшли. Хәер, монысын белмәүчеләр сирәктер.
Яшәеше, эше район үзәге белән бәйле булса да, туган авылы турында уфтанып искә ала:
– Җәй көне бик матур инде. Кызганычка каршы, яшьләр авылдан китә. Авылда буш йортлар бик күбәйде, – ди. – Шулай да авыл бетмәс дип өметләнәм. Менә хәзер  районның үзәк юлларыннан берсе безнең авыл аркылы уза, – дип куана.
Тормыш-яшәеше белән танышкач, әңгәмәбез үзеннән-үзе гармун темасына барып тоташты. Гармуннары белән таныштыруы да бик үзенчәлекле аның.
– Тегесен Яр Чаллыдан апай биреп кайтарды. Монысы – әниемнең бертуган абыйсы истәлеге.  
– Гадәттә гармунны күңел күтәренке яки төшенке вакытта уйныйлар. Ә мин алай түгел. Уйныйсы килү теләге кинәт туа да мин шундук кулга гармун алам, – дип көлә.
Бәясенә дә бик кыенсынмый, артык кыйбатны алмаса да, үзенә ошаса, алмыйча калмый. Гармунны көйли белергә дә кирәк бит әле ул. Анысын да үзе башкара икән. 
– 1 сыйныфта укыганда “хромка”да уйный идем инде, 4 сыйныфта укыганда баян алып бирделәр, – ди. Ә 5-6 сыйныфларда укыганда беренче тапкыр гармунчы сыйфатында туйга чакыралар. 
Тагын бер “хромка”сы аерым тарихка ия.
– Моны дус егет  махсус хәрби операция зонасына киткәндә биреп калдырды. “Кибеп бетә күрмәсен, шыгырдаткала”, диде. Менә кайвакыт кулга алам, моңланам, – ди.
Ниндидер данлыклы гармунчы итеп сурәтләргә омтылмыйм, гап-гади егет ул. Алай артык оста да түгелдер. Әнә бит үзе дә: “Яңа җыр чыккан дип, көен чыгарырга маташып гармунга үрелгәнем юк. Әмма кайбер көй шундый була – күңелгә керә дә урнаша. Көе дә үзеннән-үзе килеп чыга”, – ди.
Алма агачыннан ерак төшми диләр бит. Бу уңайдан Рәсүл турында да беләсегез киләдер.  8 сыйныфка кадәр гармун уйнарга өйрәнеп йөри ул. Һәм кинәт кенә намазга баса. Монысы турында аерым бер мәкалә язарлык, бәрәкаллаһ!
Мәкалә ахырында шигъри юлларны бераз үзгәртеп, Реваль теләге дип яңгыратасы килә.
Уйнап торсыннар гармуннар,
Яңгырасын җыр-моңнар.
Яшьләр дә өйрәнсен иде –
Өзелмәсен чылбырлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев