Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Укыгыз инде бераз!

Газетабыз Эчке эшләр бүлеге белән тыгыз элемтәдә эшли дисәм дә, ялгышмам.

Районда закон бозу белән бәйле вакыйгалар хакында гел яктыртып барырга тырышабыз. Мошенниклык очраклары турында да гел языла. Һәрхәлдә айга бер-ике мәкалә чыкмый калмый. Тик шуңа да карамастан, аферистлар капкынына эләгүчеләр бар әле арабызда. Димәк, мәгълүмат җитми. Бу исә безне дә, полиция хезмәткәрләрен дә бик борчый.” Газетага языласызмы?” дип сорау биргәч, кайберәүләр “Анда ни бар соң?” дип җавап бирә. Менә шундый мошенниклар кулына эләкмәс өчен дә газета уку кирәк. Заман белән бер адымда булыйк, хәвефхәтәр безне урап үтсен. Шушы көннәрдә генә дә бит районда ике мошенниклык очрагы теркәлгән.

Әтнәдә берәүнең печән алам дип, 14 мең сум акчасыннан колак кагуы хакында сайттан укыгансыздыр, инде. Мошенниклар хәзер әнә шулай, җәйге чорда маллар өчен азык әзерләп куюның ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнен белгән хәлдә, авыл кешесен кәкре каенга терәүдән дә тайчынмыйлар. Авыл агае нишләсен, аның кыш чыгасы бар. Алдан түләп куярга кирәклек тә сагайтмаган. Нәтиҗәдә, печән дә юк, акча да. Полиция хезмәткәрләре әлеге эш буенча тикшерү алып бара. Һәм йомгакның очына да чыгалар. Ялган юл белән баерга теләүче үзебезнең район кешесе булып чыга. Үзенең мәкерле планын тормышка ашыру өчен ул ялган сайтлар булдыра, төрле номерлардан чыга. Тик барыбер үз тозагына үзе килеп каба.

Ә менә артык ышанучан яшь ханым мошенникларга үз счетыннан 59 (!) мең сум акча ук күчергән. Аның телефонына банк хезмәткәре исменнән шалтыраталар. “Сезнең картагыздан акчаны салдырырга телиләр”, - дип кисәтәләр. Акчаны картадан алырга кушалар. Ханым банкка ашыга, юл буе, ә бу бер сәгатьтән артык вакыт, “банк хезмәткәре” белән элемтәдә була. Банкоматтан ала теге 59 меңне, кулларында тота теге акчаларны һәм...

Үз куллары белән үк мошенниклар әйткән счетка, икенче терминалдан күчерә дә.

Ул үзенчә акчаларын саклап калмакчы була, әмма, киресе килеп чыга. Бу акчаларны кире кайтару хәзер хыял гына булып калырга да мөмкин.

“Беркемгә дә ышанмагыз, - ди Эчке эшләр бүлегенең Тикшерү бүлекчәсе җитәкчесе Марат Әмиров. – Аеруча үзләрен банк хезмәткәре дип таныштыручылардан ерак тора күрегез. Онытмагыз, банк хезмәткәрләре беркайчан да сезнең картагыз яки счетыгыз белән бәйле операцияләр хакында хәбәр итми. Бу очракта телефоныгызны өзеп куегыз. Шиккә калсагыз, банкның “Кайнар линия”сенә шалтыратып, белешеп алыгыз. Үзебезнең хәләл акчаларны үз кулларыбыз белән мошенниклар кулына бирмик инде. Уяу булыйк”.

Ә сез бу хакта үзегез генә белеп калмыйча, тирәяктагыларга да әйтегез, яме. Без һәрвакыт сезнең куркынычсызлык ягында. “Газета укымыйм мин”, – диючеләрне дә кисәтә күрегез. Бәлки, бераз игътибарлары артыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев