“Укытучы хезмәте: яратсаң, авырлыгы сизелми”
Олы Әтнәдә яшәүче, 70 ел гомерләрен белем бирүгә багышлаган Нуриевләр фикере бу.
Районыбызда хөрмәткә лаек олуг шәхесләр дип атарлык укытучылар бик күп.
Шундыйлардан бер гаиләдә яшәүчеләр – Олы Әтнә авылыннан Венера һәм Җәүдәт Нуриевләр белән әңгәмәбез бик үзенчәлекле башланды.
– Яңа узган юбилеегыз – “Әтнә таңы”на 35 ел булу белән котлыйбыз. Район газетасыннан аерылганыбыз юк безнең – шушында яши торып, район яңалыклары белән кызыксынмауны күз алдына да китереп булмый, – дип сәламләделәр алар.
ХӨРМӘТКӘ ЛАЕК ЗАТЛАР
Бик күп буыннарга ныклы белем биреп, олы тормыш юлына озаткан укытучылар гаиләсе турында бик күп язып булыр иде. Чөнки балачак, яшүсмер һәм яшьлек еллары Олы Әтнә урта мәктәбе белән бәйләнгән һәркем диярлек алар белән бәйле хатирәләргә ия. Туры сүзле, гадел булулары һәм һәр укучының күңел кылына тиешле ачкычны ярата белүләре белән бик күпләрнең яраткан укытучылары була белделәр.
Җәүдәт абый 1941 елның 6 гыйнварында, Арчада туып-үсә. Балачагын, үсмер чагын шунда уздыра. Тукайга кушылып әйтсәк, шунда туа, шунда үсә. Ни өчен бөек татар шагыйрен искә ала дип гаҗәпләнмәгез – бу турыда алдарак искә алырмын. Әти-әни кочагында 4 бала үсәләр алар. 1932 елгы абыйсы Данис һәм 1936 елгы апасы Диләрә, алардан тыш 1944 елгы энесен дә сугыш чоры баласы дип искә алу дөрес булыр. Соңгысы хәрби заводта эшләп, соңыннан Усадка кайтып төпләнә. Әтисе 1905 елгы, Һашим исемле, ә әнисе – Сатигә, 1907 елгы. Бүгенге көндә энесе белән икесе генә исән-сау туганнар булып яшиләр алар.
Венера һәм Җәүдәт Нуриевләр турында бөек Тукай туган көннәрдә язуның бер җитди сәбәбе бар – ахыр чиктә гаилә башлыгының нәсел шәҗәрәсе шагыйрь нәселенә барып тоташа. Әнисе ягыннан бабайсы аркылы Тукай белән дүртенче буын туган ул.
Шулай ук Тукайның туганы, республиканың “Тукай” фонды җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның Язучылар союзы әгъзасы, республиканың билгеле журналисты һәм җәмәгать эшлеклесе Риман Гыйлемханов белән дә туганнан-туган ул.
ВЕНЕРА – МИЛИЦИОНЕР БАЛАСЫ
Венера апа чыгышы белән Саба районыннан, 1946 елның 12 марты көнне дөньяга килә. Әтисе Әсәт – Өзмә, әнисе Миңниса Иске Мичән авылыннан икән. Үзенекеннән дә бигрәк, әти-әнисенең хезмәт юлы турында сөйләп башлады ул сүзен. “Колхозга кайткан беренче тракторда минем әтием эшләгән”, – дип горурланды. Хәер, бу гаиләнең Олы Әтнәгә килеп төпләнүе дә әтисе белән бәйле шул. Ул Эчке эшләр органнарына эшкә урнаша. Шул ук елларны Венера апаның әти-әнисе яшь гаилә төзиләр. Ә милициядә эшләүчене, үзегез беләсез, бер урыннан икенчегә еш күчерәләр. Әнә шул сәбәпле аларның 4 баласы 4 җирдә туа.
– Олы апам Клара – Саба районының Яңа Мичән авылында, мин – хәзерге Теләче районының Икшермә авылында, сеңлем Диләрә – Олы Мәңгәрдә һәм төпчегебез Дамирә Олы Әтнәдә туды, – дип искә ала.
Шушы елларны әтисе фаҗигале рәвештә һәлак була, явыз адәм пулясыннан гомере өзелә. Озак еллар төрмәдә утырып чыккач Олы Әтнәгә кайтып бу гаиләдән гафу үтенә ул үтерүче. Тик бу елларда кичергән тормыш газапларын кире кайтарып булмый шул. Гаиләгә хезмәт белән бәйле фатирны калдырырга туры килә, 27 яшьлек ана 4 кыз баланы кочаклап тол кала. Балаларның олысына – 7 яшь, кечесенә нибары 9 ай була. Шулай итеп тормышның бик авыр чоры башлана.
1964 елны Олы Әтнә урта мәктәбен тәмамлап, Казан педагогик институтына укырга керә. Шунысы гаҗәп, 4 кыз да шушы педагогик институтта укып – икесе рус теле һәм әдәбияты, икесе татар теле һәм тарих буенча укытучы һөнәре алып чыгалар. Әниләре аларның укытучылар булуын бик нык тели: тырыша, әмәлен таба.
1969 елның гыйнвар аеннан Олы Әтнә урта мәктәбендә Җәүдәт абый сыйныфын кабул итеп ала. Менә моны да язмыш сынавы дими ни дисең инде?
ҖӘҮДӘТ – КЕЧЕ ФӘННИ ХЕЗМӘТКӘР
Ә Җәүдәт абыйның Олы Әтнәгә килеп чыгуы – үзе бер тарих. Арчада 1958 елны мәктәпне тәмамлап, ул вакыттагы Куйбышев шәһәренә китеп, шунда 2 ел хәрби заводта эшли. Анда токарь хезмәтен үзләштерә. Бик яхшы, алдынгы хезмәткәр санала.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ
1935 елдан 1991 елга кадәр Куйбышев исемен йөрткән шәһәргә соңрак элекке, тарихи исемен – Самараны кире кайтаралар. Заманы шундый – илнең бар почмагыннан романтика җилләре искән чор бу. Татар халкының да шактый өлеше СССРның төрле якларына китеп, бөек төзелеш эшләрендә катнаша ул елларны.
1960 елны аны совет армиясе сафларына алалар. 1963 елга кадәр солдат шулпасы «чөмерә» ул. Әмма ул чорны аеруча бер җылылык белән искә ала. Чөнки солдат хезмәте дә бөек тарихыбызның бер кыйпылчыгы белән тыгыз бәйләнгән. Илебезнең нәкъ үзәгендә – Мәскәү Кремлендә хезмәт итә.
– 1961 елның 31 ноябрендә төнлә “Тревога!” белән уяттылар, стена буенда кабер казыдык, – ди.
Мавзолейда Ленин бабай янында яткан Сталинны шунда чыгарып җирлиләр. Моннан соң аңа отпуск ялы да бирәләр әле.
Армиядән кайткач аны Чүрилегә укытырга җибәрәләр, Бер ел анда эшләгәч, Казан университетының тарих-филология факультетына укырга керә. 1968 елның августында Олы Әтнә урта мәктәбенә практикага кайта. Яңа елга кадәр биредә була. Ә менә Яңа 1969 елга кергәч, шул ук Олы Әтнә урта мәктәбенә Венера апа кайта. Әнә шулай бер-берсен күрә алмый калуны төзәтергә теләпме, язмыш кушуы буенча, шул ук елның көзендә Җәүдәт абый да укытырга бирегә кайта. Мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып билгеләнә.
Бу Олы Әтнә урта мәктәбенең ил буенча яңгыраган, данлыклы еллары була. Бирегә галимнәр, зур белгечләр еш килә. Шулай бервакыт Казаннан да тел галимнәре киләләр. Төрле тәҗрибәләр үткәреп, дәресләрдә булып, укытучылар белән аралаша торгач, Җәүдәт абыйны Казанның милли-тикшеренү институтында эшләргә өндиләр. Конкурсны җиңел узып, шул уку йортының кече фәнни хезмәткәре исемен ала. Әмма Олы Әтнә урта мәктәбе белән дә араларны өзми; шулай итеп 1978 елдан башлап 6 ел буе ике җирдә эшли. Кирәк вакытта Казанга барып кайта, ә монда укыта. Укыта гына түгел, коллективта ихлас хөрмәткә лаек укытучы була, укучылары да аны чын күңелдән яраталар. Һәр укучысы белән дустанә мөнәсәбәттә, һәрберсенең проблемасын үзенеке кебек уңай хәл итәргә тырышкан, дәресләрдә, еш кына, музыкаль инструментлар да кулланган һәм һәр укучысына дәресне тирәнтен төшендерергә тырышкан остазны ничек яратмыйсың инде?! Ә музыкаль инструмент дигәне – аккордеон. Аккордеонда бик оста уйный ул.
Кабат алгарак китеп язарга туры килә, мәктәптә аны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп сайлыйлар. Моннан соң ул Казан институтындагы эшчәнлеген туктата.
Кыскасы, 1969 елдан 2004 елга кадәр мәктәптә укыта; мөгаллимлек стажы гына да 35 ел тәшкил итә. Янә кызык факт: Венера апай да нәкъ шул елларны һәм шулкадәр үк укыта. Икесе дә пенсиягә чыккач та 3 ел укыталар.
КАВЫШУ ТАРИХЫ
...Кабат 1969 елга кайтыйк әле. Арчада тимер юл станциясендә очрашалар алар, әмма сөйләшүләре сәламләшүдән ары узмый. Ә инде шул ук елның көзендә Олы Әтнә урта мәктәбендә кабат күрешәләр.
Ул чорда мәктәптә балалар күп, параллель сыйныфлар алтышарга җитә. Шул чорда ике яшь укытучы һәр сыйныфны икегә бүлеп тә укыткалыйлар. Әнә шулай итеп бер-берсенә хөрмәт чаткылары уяна. Хезмәт белән бәйле рәвештә аларга гел бергә булырга туры килә. Ә тора-бара бу олы мәхәббәткә әверелә.
Шулай да өйләнешү тарихлары бик кызык. Венера апада кияүгә чыгу уе булмый әле. Чөнки үз-үзенә институтны тәмамлап ике ел эшләп әнигә булышкач кына ул турыда уйларга була дип сүз бирә. Әмма бер ел узгач, көзен аны коллегасы – Җәүдәт абый елмаеп каршы ала. Венера апага ул әйткәннәр көтелмәгән хәбәр булалар. Дөресрәге, ишелеп яуган яңгырдай була. “Әти килде. Бүген синең кулны сорарга киләбез”, – ди Җәүдәт абый. Венера апай өчен көтелмәгән хәбәр булуы бер хәл, әнигә моны ничек әйтергә инде, дип тә уйга кала ул. Бар булган кыюлыгын җыеп әйтә һәм әни сүгәр инде, “Нинди кияүгә чыгу әле”, дип әйтер дигән уй баш миен бораулый. Хәбәрне ишетүгә әнисенең йөзе яктырып китә һәм тиз-тиз өйне җыештыра да башлый...
Шулай итеп 1970 елның көзендә Нуриевләр гаиләсе барлыкка килә. Шул көннән бирле алар бер-берсеннән аерылмыйча, һәр эштә үзара киңәшеп, бер-берсенә ярдәм итеп яшиләр.
Шунысы да бар – быел алар өчен юбилейлар елы. Венера апага – 80, Җәүдәт абыйга 85 яшь булган. Моннан тыш, узган ноябрь аенда бергә торуларының 55 еллыгын билгеләгәннәр. Бу уңайдан мәктәптән һәм мәгариф бүлегеннән килеп котлаганнар.
Афәрин! Газетабызның һәм газета укучыларыбызның да ихлас котлауларын кабул итегез!
УКЫТУЧЫ ХЕЗМӘТЕ АВЫРМЫ?
Китәр алдыннан укытучы хезмәтенең авырлыгы, күңелле мизгелләре турында да сораштым.
Венера апа:
– Авырлыгы шул – укытучыга тәүлегенә 24 сәгать эшләргә кирәк. Башкача була алмый. Кайвакыт төне буе кайсыдыр укучыны уйлап чыгасың. Ничек ярдәм итә алам, аның проблемасын ничек хәл итәргә дигән уй белән йоклап та булмый... Ә эшеңне яратсаң авырлыгы һич сизелми, – диде.
Ә Җәүдәт абый кыскача гына итеп:
– Мин укытучы хезмәтенең бернинди авырлыгын тоймыйм, – дип сокландырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев