Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Яңа үзгәрешләр: катгый һәм җитди

2022 елның 10 гыйнварыннан тизлек яратучыларны җинаять җаваплылыгына тарту турында яңа закон үз көченә керде

Билгеле булганча, агымдагы елның 10 гыйнварыннан Россиядә тизлек яратучылар өчен җинаять җаваплылыгына тарту турында закон үз көченә керде.

Күптән кирәк иде инде, дияр кайберәүләр. Юлларда тиешле тизлекне сакламау нинди фаҗигаләргә китергәнен күпләребез ишетеп кенә дә белми. Үзебезнең районда гына да шуның нәтиҗәсендә күпме аяныч хәл килеп чыкты.

Нинди очракта кагыйдә бозу җинаять эше ачуга нигез булып тора? Ә нәрсә өчен бары тик административ арест кына яный – әнә шул хакта район Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев белән сөйләшәбез.

– Юл хәрәкәте кагыйдәләрен күрә торып бозучыларга 3 елга кадәр төрмә яный – яңа законнар буенча үзгәрешләр әнә шундый. Бу – икенче тапкыр тизлекне 60 км/сәгатьтән арттыручыларга, каршы як полосага чыгучыларга кагыла. 10 гыйнвардан җинаятьләр кодексында 264.2 маддә барлыкка килде. Аның буенча моңарчы ике тапкыр административ җаваплылыкка тартылып, ике тапкыр йөртү хокукыннан мәхрүм ителүчеләр җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин. Шунысы да бар, яңа маддә буенча мондый кагыйдә бозуларны.

 ЮХИДИ инспекторы үзе теркәгән очракта гына җинаять эше ачыла.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев