Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Яңалыкка омтылып яши

Күмәк хуҗалыкта фәнни технологияләр, фәнни казанышларга нигезләнгән алдынгы ысуллар кулланыла

Узган елгы белән чагыштырсак, зачет исәбеннән алганда 5 тоннага артык бу. Гомумән, яңа технологияләр кертеп, фәнни алымнар кулланып эшли башлагач, хәйран ук күбәйде “Тукай”ның сөте. Бу хакта зоотехник Фәнис Хөрмәтуллин һәм терлекчелек өлкәсендәге белгечләр белән сөйләштек.

– Безнең терлекчелек комплексында 12 савымчы һәм 4 оператор эшли. Барысы бергә 4 сменада эшлиләр: 3се тәүлек дәвамында көч куйса, берсе ял итә. Әлбәттә, алышынып торалар, шул сәбәпле һәрберсенә тәүлекнең төрле вакытында эшләргә туры килә, – ди әңгәмәдәшем.

Монда Олы Әтнәдән генә түгел, күмәк хуҗалыкның башка авылларыннан килеп эшләүчеләр дә бар. Дөресрәге, аларны вахта ысулында машинада алып килеп, илтеп куялар.

Саннарны телгә алганбыз икән, дәвам итү дөрес булыр; “Тукай”ның барлык мөгезле эре терлек саны 4621 һәм план нигезендә тәрбияләнүче савым сыерлары 1532 баш.

Сөт артуга булган этәргечләрнең берсе – кормоцех төзүдер, мөгаен. Кормоцехның үзеннән бигрәк, терлек азыгы әзерләү процессы сокландыра. Терлекләргә бирелүче монокорм стационар миксерда әзерләнә. Ә аны ДТМ программасы нигезендә Фәнис Хөрмәтуллин төзи.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев