Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Җыр- моңга юл ачкан бәйге

Бәйге шартлары буенча, бәйгедә биш яшьтән алып 50 яшькә кадәр булган татар җырын башкаручылар катнашу мөмкинлегенә ия булды

“Әтнә сандугачы” бәйгесенең беренче туры узу турында газетабыз битләрендә хәбәр иткән идек инде. Яңа елга кереп тә өлгермәдек, бәйгенең икенче туры да оештырылды.

Конкурсантлар дүрт төркемгә бүленде – 5 яшьтән 12 яшькә кадәр; 13 яшьтән 17 яшькә кадәр; 18 яшьтән 35 яшькә кадәр һәм 36 дан 50 яшькә кадәр.

– Бәйгенең беренче этабы расланган график буенча, авыл мәдәният йортларында үткәрелде, – ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алия Хәнәфиева. – Куанычлы хәл, катнашучыларыбыз бик күп булды. Җюрига кыенгарак та туры килгәндер. Финалга барлыгы 58 катнашучы чыкты. Шунысын да әйтеп китми булмый, бәйгене компетентлы жюри – Татарстанның атказанган артистлары – Нурзадә, якташыбыз Алсу Хәбибуллина, танылган җырчы Руслан Галимуллин, мәдәният бүлеге методисты, халык тарафыннан “Әтнә сандугачы” дип танылган Гөлүзә Сираҗиева бәяләде Бәйгенең гала-концерты 26 гыйнварда Әтнә татар дәүләт драма театры сәхнәсендә узар дип көтелә. Биредә бәйге җиңүчеләре белән беррәттән Әтнә җирендә туып-үскән, олы сәхнәгә нәкъ менә “Әтнә сандугачы”ннан юл алган мәртәбәле артистлар да катнашыр дип көтелә. Таһир Гайнуллин, Азат Фазлыев, Зөлфәт Фәхретдинов, Риваль Хисмәтуллин, Руслан Галимуллин – әнә шундыйлардан...

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев