Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Зөлфия Корбанова: “Коллектив белән горурланам”

“1994 елны килдем мин мәдәният өлкәсенә: бераз эшләп карыйм дип иске клубка килгән идем. Шуннан бирле эшлим – 26 ел була инде”, – дип көлә әңгәмәдәшем

1983 елны туган авылындагы мәктәпне тәмамлагач та, Казанга китә; әмма ул чорда мәдәнияткә тартылмый – сәүдә өлкәсен үз итә.

Шәһәрдә 10 ел яши, монда зур сәүдә үзәге “Татмаш” базасында эшли. Яшьлек, татар каны үзенекен итә, күрәсең – Рамил Гыйбатуллин җитәкчелегендәге “Яз” ансамбленә йөри башлый. Кыскасы, бүгенге татар филармониясе урнашкан бинага йөри ул, шунда таләпчән җитәкче: “Кеше юк тавышы белән дә җырлап йөри, ә синең Аллаһ үзе биргән моңың бар, югыйсә”, - дип, вокалга тарта. Шул ансамбль составында Саратов, Мәскәү, Анапа ише шәһәрләрне айкый. Бервакыт Тамбовта булалар. Ни кызык, ул чорда хәтта анда да Татарстан, Казан, татар милләте дигәннәрне белмиләр.

 Биредә өч тавыштан “Идел” вальсын башкаралар һәм татар милләтен белмәгән жюри ансамбльгә 1 дәрәҗә лауреат исемен бирә. Берсүзсез, ансамбльнең башкару осталыгы югары була.

1990 еллар башында, филармония җитәкчесе Илдус Мәҗитов булган чорда “Татар җыры” конкурсында да катнашалар. Әлеге җитәкче сүзләре әле дә хәтерендә: “Әгәр безгә җырларга килсәң, лауреат дәрәҗәсе бирәбез”, – ди ул. Язмыштыр инде, бу чорда авылда әтисе вафат була, энесен армия хезмәтенә алалар. Өстәвенә, әнисе авырый башлый. Торган тулай торактагы бүлмәсен үз исемендә калдырып, вакытлыча гына яшәргә дип авылга кайта. “Шул чорда авыл советы җитәкчесе вазифасын башкарган Люция Мәгъсүмовна клубка эшкә керергә чакырды. Ул вакытта клубта бернинди аппаратура да юк иде. Мин эшли башлаган елларда сәнгать җитәкчеләре дә еш алышынды. Ә бит аннан ун еллап элек кенә данлыклы ВИА “Ак каен”, аларның аппаратуралары бар иде”, – дип моңсуланып искә ала.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев