Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
"Әтнә таңы" ниләр яза?

Зур хәрефтән Укытучы

Мөгаллимә, Олы Әтнә мәктәбенең алыштыргысыз тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Динә Галиуллинага – 60 яшь

Укытучы, мөгаллим, тәрбияче... Мәктәпнең укыту-тәрбия процессында кулланыла торган төп төшенчәләр бу. Ә  мәктәп ул – зур бер гаилә. Һәр гаиләдәге кебек аның да, борчушатлыклары да, сөенечкөенечләре дә уртак.

Шул гаиләнең төп нигезе булган мәктәп җитәкчелегенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары дигән бик җаваплы бер тармагы бар. Һәр мәктәпнеке аерым ул. Әнә шул тулы бер мәктәптә тәрбия мәсьәләләре кебек үтә дә нечкә, үтә дә җаваплы һәм зур ихтияр көче таләп итә торган эшне күп еллардан бирле башкарып килгән, җаны-тәне белән шушы хезмәткә бирелгән һәм шуның белән укучылар арасында да, хезмәттәшләре белән берлектә әти-әниләр арасында да олы хөрмәт казанган шәхес – Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләүче Галиуллина Динә Райф кызы турында бүгенге язмабыз. Үзенә һәм башкаларга карата үтә таләпчән, үз эшен белеп һәм җиренә җиткереп башкаручы Динә Райф кызы бөтен коллектив өчен үрнәк булып тора. Эш барышында хезмәттәшләренә төпле киңәшләре белән ярдәм итә ул, ә гозере төшеп, шәхси сораулар белән килүчегә үтемле үгет-нәсихәтләрен бирә. Тәрбия өлкәсендәге барлык яңалыкларны, законнарны белеп – өйрәнеп торучы, аларның үтәлешен тәэмин итүче Динә Райфовна, район мәктәпләрендә эшләүче хезмәттәшләренә дә  ярдәм кулын суза, ниндидер бәхәсләр вакытында уртак фикергә килүдә үз сүзен үтемле итеп әйтә белә.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев