Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

"Ел табибы" бәйгесендә Татарстан Президенты бүләген Зәңгәркүл авылы табибы алды

Зөлфия Шакировага LADA Granta машинасы эләкте.

 Бүген "Ел табибы - Ак чәчәкләр 2019" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Татарстан Президенты бүләге – автомобиль тапшырылды.  “Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсе” Зәңгәркүл фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Зөлфия Шакировага  LADA Granta машинасы ачкычларын Рөстәм Миңнеханов бирде.

Тантаналы чарада күрсәтелгән видеороликта Зәңгәркүл бүлекчәсе фельдшеры Зөлфия Шакирова үзенең һөнәри әзерлекләре һәм нык торучанлыгы аркасында авыл халкына медицина ярдәмен оештыру һәм күрсәтү өлкәсендә уңай үзгәрешләргә ирешә алган дип әйтелде.

Кадрлардагы белешмәдән аңлашылганча, Зөлфия Шакирова участогында сабыйлар һәм аналар үлеме, онкологик авырулар башлану очраклары юк, ә 2018 елда профилактик прививкалар белән колачлау 100 процент кеше тәшкил иткән.

"Ак чәчәкләр" республика бәйгесе Казанда 2008 елдан бирле ел саен уздырыла. Конкурс күренекле татар язучысы Габдрахман Әпсәләмовның ак халатлы табиблар турында язылган "Ак чәчәкләр" романына багышлап исемләнгән. Бәйге һөнәри осталыкны камилләштерүгә өстәмә этәргеч бирүгә, медицина хезмәткәре һөнәренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән.

Быелгы конкурста биш номинация тәкъдим ителде: "Сәламәтлек саклау легендасы", "Беренчел буынның иң яхшы табибы", "Елның медицина хезмәткәре", "Уникаль очрак" һәм "Ел табибы".

Фото: Рамиль Гали

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/14/188072/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X