«СалаваTik»лар «Лап-лап» җырын башкара
«СалаваTik»лар башкаруында YouTube каналда өр-яңа җыр дөнья күрде.
«СалаваTik»лар Татарстан Республикасының халык шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе Ренат Харис сүзләренә язылган «Лап-лап» җырын башкарды.
Ренат Харис – төрле темаларга иҗат итүче әдип. Ул үз иҗатында кече яшьтәге балаларны да онытмый. Авылда туып үскән шагыйрь буларак, авыл дөньясының матурлыгы, табигате аңа яхшы таныш, табигатькә булган мәхәббәте аның балаларга багышлап язылган әсәрләрендә дә чагылыш тапкан. Әсәрләрнең теле гади, үтемле, җыйнак, аңлаешлы, шуңа күрә алар бик тиз отып алына. Балалар күңеленә тәэсир итү алымы көчле. «Лап-лап» шигыре дә шундыйлардан:
Лап-лап, лап-лап,
аю килә атлап.
Бөтен төше тузан,
чәче-башы тузган.
Авторның балачак хатирәләре аның күңелендә әле дә саклана, аның әсәрләре дә шул хакта сөйли.
Әлеге шигырь юллары нәни укучыларда табигатьнең җан ияләренә мәрхәмәтле, кызганучан караш тәрбияли.
...куян туп уйнаган...
Туп очкан да киткән,
Төшкән ул чокырга,
Аю тупны күргән,
Алып менеп биргән.
«Лап-лап» шигыре җыентык булып басылгач та, композиторлар Фәридә Фәизова, Шамил Тимербулатов көй иҗат иткәннәр. Шул рәвешле балалар музыкасы бик матур җыр белән баетылган.
«СалаваTik»лар да әлеге җырны бик яратып башкара. Араларында иң кечкенә «СалаваTik» Сәидә Гарифуллинага видеога төшерү моментлары бигрәк тә ошаган икән. «Ютубта видеоның чыканнын һәрвакыт түземсезлек белән көтеп алабыз. «Лап-лап» җырын бигрәк тә. Чөнки съемка вакытында без зу-ур гәүдәле аю белән биедек». – дип искә ала Сәидә. Ә аю ролендә – «Әкият» курчак театры актеры, балаларның яраткан дусты Юрий Чуктиев. «СалаваTik»лар проектында аның беренче генә катнашуы түгел. Хәтерләсәгез, «Шүрәле» җырын башкарганда да, Юрий абый Шүрәле ролен башкарган иде, декабрь аенда узган «Татарча чыршы бәйрәмендә» дә ул сабыйлар белән күңел ачты. Бала күңелле Юрий Чуктиевны киләчәктәдә «СалаваTik» видеоларында күрергә насыйп булсын. Ә нәни тамашачыларыбыз исә «Лап-лап» җырының сүзләрен, хәрәкәтләрен өйрәнеп, бик теләп башкарырлар дип ышанбыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 май 2022 - 19:03Блогер Альбина Фазлыеваның әнисеннән коймак рецепты Әлеге коймак башта газда, ә аннары әзер булганчы духовкада пешә.6300
-
25 май 2022 - 15:50Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды.8200
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.30400
-
25 май 2022 - 14:20Хөрмәтле гражданнар! 2022 елның 26 маенда Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында балаларның җәйге ялын һәм сәламәтләндерүне оештыру мәсьәләләре буенча “кайнар линия”булачак.8000
-
25 май 2022 - 13:14“Хезмәткә һәм оборонага әзер” Аерымлык билгеләрен һәм таныклыкларыгызны алып китәргә онытмагыз!9100
-
25 май 2022 - 12:10Безнекеләр бит алар Арча шәһәрендә "Мөнәҗәтләр-рухи мирасыбыз" бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды.10500
-
25 май 2022 - 10:52АО «Транснефть - Прикамье» провело технический семинар молодых специалистов в Татарстане Ежегодный технический семинар молодых специалистов прошел на базе Альметьевского РНУ. В нем приняли участие 30 молодых специалистов из пяти филиалов и аппарата управления АО «Транснефть - Прикамье».8500
-
25 май 2022 - 10:05Мәскәүдә ковид амнистиясе игълан ителде Мәскәү мэры Сергей Собянин ковид амнистиясе игълан итте.16500
-
23 май 2022 - 13:36"Килен төшә бүген авылга... "
-
23 май 2022 - 13:35БТИ
-
19 май 2022 - 11:27БТИ
-
14 май 2022 - 16:05Өч районнан – 25 % Язның тоткарлануы игенчелеккә генә түгел, терлекчелеккә дә сизелерлек тискәре йогынты ясый.33600
-
7 май 2022 - 15:20Районда язгы чәчү эшләре башланып китте Ниһаять, Татарстанда язгы чәчүне чын мәгънәсендә "гөрли" дип әйтергә мөмкин: республикада язгы чәчүгә керешмәгән районнар гомумән дә калмады.21400
-
25 май 2022 - 14:20Зөлфия апайны җиңүе белән котлыйбызБүген Казан шәһәре Ленин мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннар арасында үзэшчән башкаручыларның "Балкыш" 7 нче республикакүләм фестиваленең гала-концерты узды.20600
-
23 май 2022 - 13:20"Килен төшә бүген авылга... " дип аталган бик матур чара булып узды Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы , 15 май Гаилә көне уңаеннан һәм милли туй гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен пропагандалау максатыннан китапханәбезнең уку залында туй йолалары һәм гореф гадәтләренә багышланган " "Килен төшә бүген авылга... " дип аталган бик матур чара булып узды.50501
-
24 май 2022 - 12:00Әтнә мәктәбендә узган соңгы кыңгырау бәйрәменнән фотолар Бүген Олы Әтнә мәктәбендә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды.48600
-
23 май 2022 - 11:30“Сибгат Хәкимнең авылга кайтуы” Сибгат Хәким музеена Күәм урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары класс җитәкчеләре белән экскурсиягә килделәр.33300
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.30400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика