Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Уч төбендә - Әтнәм сулышы

Әбием истәлекләре

Әби, әбием! Безнең өчен иң кадерле булган кешеләребезнең берсе ул.

Минем әбием, Рәзинә Равил кызы, 1957 елда Әтнә районының (ул чорда Арча районы) Дусым авылында дөньяга килә. Әнисе — Әнисә, әтисе Равил гади колхозчылар, намуслы хезмәт белән гомер итүчеләр.
Үзенең балачагын бик яратып искә ала әбием: «Без кечкенә вакытта, әнием өйне салам ягып җылыта иде. Саламнарның тавыш чыгарып януларына карап утырырга яраттым. Ничәдер еллар узгач утын, аннан ташкүмер, соңрак газ яга башладык.»
Әбием яшьтәшләре белән мәчет тавыннан чана шуарга яраткан. "Киемнәребез боз булып ката, икенче көнгә кибеп тә өлгерми иде,«— ди ул. Җәй көннәрендә исә үзләреннән бер километр ераклыкта агып яткан Ашыт елгасында су коенганнар: «Кайбер көнне икешәр тапкыр төшә идек Ашытка. Шунда без йөзәргә дә өйрәндек». 
Әбием башлангыч сыйныфта укыганда ук шәл бәйләргә өйрәнгән, кечкенә энеләрен, сеңлесен уйнаткан. Әнисенең әнисе — Кәшифә әби әбиемә һәм әнисенә шәлне бер атна эчендә бәйләп бетерергә куша торган булган. Көн дә әбиемә күпме бәйләргә тиешлеген әйтеп торган. Әгәр «норма» ны тутырмасаң, уйнарга чыга алмыйсың. Тиешлесен үтәгәч — рәхәтләнеп уйна. Кәшифә әби шәлләрне Казанга алып барып саткан. Шәл бәйләп, шунын акчасына яңа йорт төзедек," — дип искә ала әбием. Колхоз бәрәңгесен чүпләүләре дә хәтерендә саклана аның. 1970 елның апрелендә туган сеңлесе Рәисәне бәбәй вакытаннан ук әбием үзе белән йөрткән. Көнгә берничә мәртәбә, Рәйсәне күтәреп, әнисе янына алып барган. «Үземә шаккатам, 5-6 айлык баланы ничек күтәреп бардым икән басуга. Кыска буйлы, ябык идем бит мин ул вакытта. Әнием дә нәни баланы миңа ышанып тапшырган. Нишләсен инде, бүлеп бирелгән бәрәңгене казып, чүпләп бетерергә кирәк булган шул,» — ди ул.
Үсмер чорда авылының кызлары, егетләре үз бакчаларыннан да, чит кеше бакчаларыннан да өлгергән кыяр-помидорларны, алмаларны «алып чыкканнар». «Яшелчәләргә, агачларга зыян китермәдек,» — ди оялудан кызарып чыккан әбием. 
Дусым башлангыч мәктәбен тәмамлагач, Күәм сигезьеллык һәм Күңгәр урта мәктәпләрендә белем ала. Иптәш кызы Фәридә белән Казан дәүләт университетының тарих- филология факультетына документларын тапшырып кайталар. 5 ел сизелмичә дә үтеп китә. 1980 елда университетны тәмамлагач, Арча районының Яңасала авылына татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгеләнә. Ә бер елдан сигез ел дәвамында дус булып йөргән Күңгәр авылы егете Госман белән гаилә коралар. Әбием Күңгәр урта мәктәбенә эшкә урнаша. Мәктәптә эшләү чорын бик яратып искә ала әбием. Укытучыларны, укучыларын сагына.
Әбием белән бабаем ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр. Ике баласы да педагогик белем алалар. Килене дә педагог. Әбием алар белән бик горурлана.
Минем әбием зарланырга яратмый. Аның сабырлыгы, түземлеге мине сокландыра. Соңгы ике ел ярым эчендә ул әнисен, бабамны, ике җизнине һәм бертуган энесе Рамил абыйны югалтты. Шул вакытта да ул күркәм сабырлыгын саклап кала алды. Йөрәге еласа да сиздермәде. 
«Мин хәзерге көндә дә бик бәхетле: игелекле балаларым, оныкларым бар. Аллаһы Тәгаләгә һәм балаларыма таянам», — ди әбием.
Бүгенге көндә әбием Күңгәр авылында дини гыйлемнәр алып, Аллаһы Тәгаләгә шөкеранә кылып яши. 
— Аллаһы Тәгалә барчабызга да сау-сәламәт булып, бергә-бергә иминлектә яшәргә язсын",— дип истәлекләрен тәмамлады әбием. 
Безнең янда тагын озак еллар сау-сәламәт булып, яшә әле син, әбием! Мин әбиемне бик яратам һәм хөрмәт итәм.

Риана Җәләлиева, Күңгәр урта мәктәбенең 5 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев