Алда – олы тормыш юлы
2124
0
Олы Әтнә урта мәктәбендә чираттагы тантаналы чара узды – мәктәпне тәмамлап олы юлга аяк басучы 4 кыз һәм 4 егеткә аттестат тапшырдылар.
Хәер, аларның әти-әниләре, хәтта укытучылары өчен дә моңсу да, шатлыклы да бәйрәм иде ул. Чыгарылышларның үз сүзләре белән әйтсәк, “Балачак белән хушлашу” көне булды ул. Бәхәссез, биредә яңгыраган: “Мәктәп еллары һәр кеше тормышында истәлекләргә иң бай, иң кадерле, иң бәхетле еллар” термины берәүдә дә шик уятмыйдыр. Бу уңайдан чыгарылышларның укытучылар турында тәкъдим иткән видеофильмнары шушы фикернетагын бер кат дәлилләде бугай. Кыскача сорау-җавап формасындагы фильмны барысы да ихлас яратып, көлеп карадылар. Кара син, кыска гына фильм аркылы да бик күпне аңлатып һәм аңлап була икән.Унбер еллык мәктәп тормышындагы хатирәләрне яңарту дип тә әйтергә була иде аны.
Моннан соң сүз мәктәп директоры Гөлия Мөхәммәтшинага бирелде.
– Мәктәбебездә зур тантана.Әлбәттә, унбер ел дәвамында якыннар, үзебезнекеләр булып беткән укучылар белән саубуллашу бик авыр. Киләчәктә дә шушы сыйфатларны аяк астына салып таптамыйча, тормыш юлын уңышлы дәвам итәргә язсын, – дип билгеләде ул.
Шунда ук район мәгариф бүлеге тарафыннан әзерләнгән дипломнар, һәрберсен дә “алтын” “ГТО” билгеләре белән, шулай ук мәктәп коллективы исеменнән бүләкләде. Ә Айзат Филатовка Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, спорт мәктәбе исеменнән спорттагы уңышлары өчен аерым Рәхмәт хаты тапшырып, махсус бүләкләде.
Ә кульминацион, дулкынландыргыч мизгел – аларның өлгергәнлек аттестаты алуы булды.
Сәйдәш Мөхәммәтгалиев исә, көчле алкышлар астында “кызыл” аттестатка һәм укудагы аерым уңышлары өчен медаленә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев