«Авылымның йөзек кашы»
Туган авылымның йөзек кашы булган мәртәбәле шәхесе - Габдуллаҗан абый Нигъмәтҗанов.
Туган авылым — Әтнә районы Түбән Көек авылының йөзек кашы булган мәртәбәле шәхесе — 39 ел гомерен мәктәп тормышына багышлаган, география һәм хезмәт фәннәрен укытып, «Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы» исеменә лаек булган, метео күзәтүләр алып баручы, авыл тарихын өйрәнүче һәм башка бик күп сыйфатларга ия булган аксакал Нигъмәтҗанов Габдуллаҗан абый.
Габдуллаҗан абый белән мәктәптә төрле очрашулар булып тора, үзе утырткан урманына экскурсиягә барабыз. Гомумән алганда, мин Габдуллаҗан абый һәм аның башкарган эшләре белән бик кызыксынам. Шуңа күрә дә мәкаләмне аңа багышларга булдым. Үз хезмәтен яратып сөйли ул, үзеннән соңгы буынга җиткереп калу теләге дә бик зур анда:
-Тау астында чишмә бар. Исән вакытта чишмәне әти карап торды. Шушы чишмә янына, чишмәгә төшә торган сукмак буена, инешнең ике як ярына, янәшәдәге ерымга әйләнә-тирәгә ямь биреп торсын өчен агачлар утырта башладым. Тал, тополь ботаклары утыртып, әйләнәсен такталар белән каплап куйдым. Соңрак чишмә тирәсендә безнең якларда үсүче барлык төр агач һәм куакларны булдырдым. Лаеклы ялга чыккач, агачларны инеш ярының басу кырыенда калган буш урыннарга да утырта башладым. Хәзер монда 60тан артык төрдәге агач үсә. Төрле төрдәге агачларның бер урында тупланып үскән урынны дендрарий диләр. Дендрарийда ылыслы агачлар (артыш, карагай һ.б.), яфраклы агачлар (элмә, зирек һ.б.), безнең якта очрамаучы агачлар (кедр, тиле нарат, тау нараты, каштан һ.б.) үсә. Имәнне, каштанны чикләвектән чәчеп үстерәм. Нарат элпәсен яз җир өстенә чәчәм, бер өлеше тишелеп чыга. Хәзер миңа агач утыртырга кошлар (миләш, шомырт, балан) һәм җил дә (клен, каен) булыша. Дендрарийга урман үсемлекләре күчереп утырттым. Дистәдән артык кырмыска оясы бар. Агачларга эленгән 100 сыерчык оясының һәрберсендә сыерчыклар бала чыгара. Дендрарийда дистәләгән төрдәге кош оялый," — дип сөйли Габдуллаҗан абый.
Әйе, ул дендрарий искитмәле бай, матур урынга урнашкан, аның матурлыгын үз күзләрен белән күрмичә, сүзләр белән генә тасвирлап бетереп булмый.
Габдуллаҗан абый метео күзәтүләр дә алып бара. Аны без яратып, үз итеп «Халык синоптигы» дибез. Елның ничек килүен, халык сынамышлары нигезендә, инде 50 елга якын күзаллап, калын бер дәфтәргә язып бара. Габдуллаҗан абый Нигъмәтҗановтан сыналган сынамышлар:
— Кар күп булса, уңыш мул була.
— Яз көне карга килүгә чыбык ташып оя ясый башлый икән, җылытачак.
— Тау битендә кар көртләре күп булса, җиләк уңачак.
— Төтен туры күтәрелсә, салкын булачак.
Габдуллаҗан Сәлихҗан улы — бертуктаусыз архивларда казынып, эзләнеп, Югары Көек авылында яшәүче барлык кешеләрнең дә, үз авылындагы һәр гаиләнең 12 буынга кадәр шәҗәрәсен төзегән шәхес. Авыл җирендә барысы да бер-берсенә туган. Габдуллаҗан абый безнең гаилә шәҗәрәсен дә төзеп бирде. Мин аңа чиксез рәхмәтлемен, аның тырыш хезмәт нәтиҗәсендә, мин дә үз нәселемнең 7 буынын белүгә ирештем.
Мөнир Шакиров, Түбән Көек мәктәбенең 4нче сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев