Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Уч төбендә - Әтнәм сулышы

“Авыруга үз туганың кебек карау кирәк”

30 елга якын район үзәк больницасында табиб-хирург булып эшләү дәверендә күпме кешегә яшәү дәрте, ышаныч, шатлыккуанычлар бүләк итте икән ул? Санап бетергесез.

Район үзәк больницасының хирургия бүлеге җитәкчесе, алыштыргысыз табиб-хирургы Ринат Закирҗановның яхшы сыйфатлары бик күп. Шуларның бер­се – тыйнак­лык.

 Чәчрәп чыкмас, мин дип мак­танмас, күп сөйләшмәс...

...Әтнә участок больницасына 1994 елны эшкә килә Ринат Фәльван улы.

Тумышы белән ул кояшлы Үзбәкстан иленнән. Һөнәри белемне дә шунда ала. Күп еллар эшләү дәверендә ихтирамга, игътибарга лаек, оста табибларның берсенә әйләнде ул. Шулай да аның өчен биредә эшли башлаган еллар аеруча кадерле.

– Коллектив бик бердәм, дус иде. Сәлим Нуретдинович, Сырдарья Имамиевна, Илдар Камилович, Рафия Абдуловна – өлкән остазларым булдылар, – дип елмая.

Аларны “Супер”лар дип искә ала ул. Ә бүгенге көндә аның үзен нәкъ шул сүз белән атыйлар. Әтнә халкы арасында: “Тирән белемле ул, диагнозны да төгәл куя, дәвалауга да җитди карый”, – диюне бер генә ишетмәдек.

Тулырак газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев