Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Уч төбендә - Әтнәм сулышы

“Шәхесләр белән бизәлә, туган як тарихлары”

Бай тарихлы данлы Бәрәскәнең Чорлар белән була үлчәргә...

Гатауллин Абдул Гатаулла улы, (1919-1994) (сугыш ветераны)
Гасырлардан исә мәңгелек җил,
Өйрәнгән ул еллар кичәргә.
Бай тарихлы данлы Бәрәскәнең 
Чорлар белән була үлчәргә...
Абдул Гатаулла улы 1919 елның 4 февралендә Олы Әтнә авылында гади колхозчы гаиләсендә туа. Әтисе Гатау, әнисе Мәрьямбану исемле була. Алар бергә 5 бала тәрбияләп үстерәләр: 2 ул һәм 3 кыз. Абдул гаиләдә олы бала була. 
Әтисе Гатау киномеханик булып эшли. Киномеханик хезмәтенең барлык нечкәлекләрен тирәнтен үзләштергән Гатау ага бу һөнәрен, улы Абдулга да төшендерә. Аның күңелендә кино сәнгатен үстерү, буыннан-буынга тапшыру теләге бик көчле булган, күрәсең. Шуның белән бергә татар авылында беренчеләрдән булып кино күрсәтә башлау, аның өчен зур горурлык та булгандыр.
Гатау ага улы — Гатауллин Абдул үзенең хезмәт юлын киномеханик булып башлый. Кечкенәдән әтисе янында кино күрсәтергә булышып йөрүе нәтиҗәседер, ул 1937 елда киномеханиклар курсын тәмамлый һәм Кызыл Йолдыз районына күчмә тавышлы кино күрсәтү үзәгенә начальник итеп билгеләнә. Кечкенә вакытын искә алып, Абдул ага: «Буем кечкенә булу сәбәпле, әтигә булышырга баргач, әти минем аяк астына ящик куя иде, мин шул ящикка басып, кино аппаратын әйләндерә идем», — дип сөйли торган булган. Армия сафларында хезмәт иткәндә, 1945 елның октябреннән алып хезмәт срогын тутырганчы кино- радиотехник булып эшли. Үзен иң оста кино күрсәтүче итеп таныта. Сафтан чыккан КА-25 маркалы кино аппаратын ремонтлап, аны гел төзек хәлдә тота. Үзенә алмашка бер иптәшен дә әзерли. Ул да зачетларын уңышлы тапшырып, киномеханик таныклыгы ала. 
Абдул ага 1934 елдан 1939 елга кадәр, Олы Әтнә авылында киномеханик булып эшли. 1939-1946 елларда Совет Армиясе чик сакчылары гаскәрендә хезмәт итә, Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыштан соң, госпитальдә ята, ярасы төзәлгәч, туган ягына кайта. Мәдәният йорты директоры, пропаганда бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкара. 1954-1959 елларда Казанда Югары партия мәктәбендә белем ала. 1959 елдан 1960 елга кадәр Арча районы Тукай исемендәге колхозда башлангыч партия оешмасы секретаре булып эшли. 
1960 елда Арча районының Ленин исемендәге колхозга рәис итеп билгеләнә. Абдул Гатаулла улы Ленин исемендәге хуҗалыкта эшләгән чорда колхозчылар арасында зур авторитет казана. Үз хезмәтенә чын күңелдән бирелгән кеше буларак, ул җитәкләгән колхоз экономик яктан нык, алдынгы хуҗалыкларның берсе була. Шуңа күрә дә 1967 елда колхоз КПССның Арча район башкарма комитеты тарафыннан истәлекле байрак белән бүләкләнә. 
Абдул Гатаулла улы авыл хуҗалыгы культураларының уңышын арттыруга нык игътибар бирә. Шуның нәтиҗәсендә бөртекле-кузаклы культураларның уңышы 2 тапкырга арта. Әгәр 1960 елда бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 8,5 центнер уңыш җыеп алсалар, 1978 елда уртача күрсәткеч 16 центнер була. 
Ул хуҗалыкта терлекчелекне үстерүгә, терлекләр санын арттыруга зур игътибар итә. Абдул Гатаулла улы эшли башлаган чорда терлекләр саны 1449 баш булса, 1979 елга ул сан 2772гә җитә. 425 баш сыердан 18 ел эчендә 900 башка кадәр арту күзәтелә. Сөт саву һәм дәүләткә сату зур темплар белән үсә: һәр елны дәүләткә 2000-2200 центнер сөт озатыла. Шулай ук ит тапшыру планы да 261% ка үтәлә. 1960 елда 1762 центнер ит сатылса, 1978 елда ул 4690 центнерга җитә. Колхоз ел саен халык хуҗалыгы планнарын уңышлы үтәп килә. 
Хуҗалыкны үстерүгә керткән хезмәтләре өчен колхозчыларның республика һәм өлкә партия конференцияләренә делегат итеп сайлана. Абдул ага югары хезмәт нәтиҗәләре өчен «Ленин», «Почет билгесе» орденнары, 4 медаль, КПСС Үзәк комитеты һәм Министрлар Советының Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Күп мәртәбә район һәм авыл советы депутаты итеп сайлана. 
Гатауллин Абдул җитәкчелек иткән чорда колхозда күп кенә төзелеш эшләре башкарыла. Өч авылда да фермалар, бөтен Татарстанга билгеле гранул заводы төзелә. Колхоз идарәсе, Бәрәскәдә урта мәктәп бинасы колхоз акчасына салына. Элеккеге клубка янкорма төзелә, түбәсе алмаштырыла. Ул җитәкчелек иткәндә хезмәткә акчалата түли башлыйлар. Сугыштан соңгы салам түбәле өйләр, лапаслар урынына өч авылда да такта, калай түбәле өйләр барлыкка килә. Колхоз рәисе төзелеш эшләрендә кешеләргә кулдан килгәнчә ярдәм итә. Авылга суүткәргеч кертелә. Өйләрдә балонлы газ файдаланыла башлый.
Гатауллин Абдулның авыл, колхоз үсешенә керткән хезмәте чиксез зур. Ул зирәк, намуслы һәм таләпчән җитәкче, тотнаклы, эшлекле кеше буларак авыл тарихында тирән эз калдырды. Бүгенге яшь буын өчен һәр яктан үрнәк алырлык шәхес. Аларны онытмыйча, искә алып яшәсәк иде. Фото район архивыннан алынды.
Айсылу Сәгъдиева, Бәрәскә авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев