Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Уч төбендә - Әтнәм сулышы

Бар җиһанны биеклектән күзләп

«Һаваларда очкан кошлар кебек»... Мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров башкаруындагы әлеге җырны хәтерлисезме? Язмам герое әлеге җырны көйләмәсә дә, хезмәт юлын һаваларда очып үткәрә

Казанга барган саен, төзелеш уртасында торган биек кранга игътибар итмичә калганым юк. Үзе биек, җил вакытында як-якка чайкалып та тора, менсәң менеп, төшсәң төшеп җитә торган түгел. Кемнәр, нинди кешеләр эшли икән кранчы булып, дип уйлана идем.

Уйламаганда язмыш, гомер буе кранчы булып эшләгән Зөлфирә апа Кәримуллина белән таныштырды үземне. Зөлфирә апаның хезмәт кенәгәсендә дә бер генә юл бар – кранчы булып эшкә урнашуы турында.

Яшьлек шәһәргә тарта

Олы Әтнә урта мәктәбенең 10 сыйныфын тәмамлаган кыз бала шәһәргә юл ала. Авылдан килгән кызны беркайда да көтеп тормыйлар, заводка эшкә керер өчен торырга урын табарга кирәк. Ә төзелешкә эшкә килгән кешегә тулай торак бирелә. Димәк, шәһәрдә калу өчен бер генә юл бар – төзелешкә. Эшләр өчен укырга да кирәк бит әле.

 Зөлфирә кранчы һөнәрен сайлый. Ни өчен кранчы?

Шәһәргә килеп, эш эзләгән кыз балага, туганнары ярдәмгә килә. Училищеда мастер булып эшләгән Васыйл жизнәсе аны төзелеш училищесына укырга кертә. Башка төр һөнәр сайларга да мөмкинлек бар, тик кранчы булырга уку – бары бер ел. Авылдан килгән кыз баланың тизрәк эшкә урнашасы килә. Ул вакытта үзе кебек авылдан килүче яшьләр бик күп була. Барысы 30лап бала. Һәм аларга кранчы булырга укыганчы, сынау үтәргә кирәк.

– Иң элек безне кечкенә краннарга менгезеп карадылар. Анда менәсең, тик төшә башлагач, болытлар йөзә, сиңа киләдер кебек, егылып төшәрмен дип куркасың. Һәм беренче сынаудан соң, без бик күп калмадык – бары 7 генә, – дип елмая ул.

Биеклектән курыкмадыгызмы?

Кечкенә чакта агач башларында йөреп үскән авыл баласы өчен биеклек берни түгел. «Шомырт җыярга агач башына менеп кенә китә торган идек», – дип искә алды ул чакларны Зөлфирә апа...

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Бар җиһанны биеклектән күзләп.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев