Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Уч төбендә - Әтнәм сулышы

Чын татар кызы – Әтнә гүзәлләре кебек булырга тиеш

Соңгы берничә елда районкүләм үткәрелеп килгән әлеге бәйге, сылу затларыбызга үз-үзләрен танытырга, күрсәтергә бик зур мөмкинлекләр бирә

Сәхнә. Уртада татар милли костюмнарыннан, башларына, борын-борыннан сафлык, пакълек билгесе булып саналган ак калфак кигән, горур, берсеннәнберсе сөйкемле татар кызлары.

 Әйе, татар кызлары – Әтнә гүзәлләре. Элек-электән безнең як кызларының гүзәллеге турында укып, ишетеп беләбез. Ә шул тышкы матурлык янына, эчке матурлык – пөхтәлек, тыйнаклык, уңгын-булганлыкны да өстәсәк, Әтнәбезнең ак, мәгърифәтле як һәм дә горефгадәтләребезне саклап яши белүче төбәк икәненә тагын бер кат инанабыз.

Бәйгегә килсәк, соңгы дүртбиш елда гына зурлап, районкүләм үткәрелә ул. Ялгышмасам, иң беренче исеме “Нәүрүз гүзәле” дип исемләнгән иде. Аннан соң, “Татар кызы” дип тә аталды. Инде менә быел “Әтнә гүзәле” исеме астында узды. Исемнәре төрле булса да, максаты бер. Милли горефгадәтләребезне онытмый, буыннан буынга җиткерү, татар кызы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш икәнне күрсәтү.

Айдар Хәлимнең шундый сүзләре бар:  “Җир йөзендә, кешелекнең барча милләтләре йолдызлыгында бер энҗе бар — ул татар кызы. Татар килене. Татар хатыны”. “Әтнә гүзәле” бәйгесе дә нәкъ менә шул энҗенең – татар кызларының зәвыклыгын, матурлыгын, сабырлыгын, уңганлыгын үз эченә сыйдырды да.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев