Гаилә - ныклы терәк
Уйлаган саен аның башы аска гына иелде, уйлаган саен хәсрәте артты гына. Ничек яшәр алар, ничек үстереп аякка бастырыр бу балаларны? Ә төпчеге?...
Әти кеше кабат уфтанып куйды, чарасызлыктан башын аска иде. Янәшәдәге балаларга карап-карап алса да, ул аларның үзара ниләр сөйләшүләрен ишетмәде. Авыр уйлардан арына алмады, барлык җанын биләп алган ачы чарасызлыктан күз яшьләре тамды.
Әле кайчан гына ул нинди бәхетле булган икән бит. Кадерле хатыны Разыя белән биш бала тудырып үстерделәр алар, шулар өчен куанып һәм борчылып, тормышның вак-төяк мәшәкатьләре белән унбиш ел гомер узган. Ә бүген ул кара кайгыга баткан. Ничек яшәр алар, нинди ачы хәсрәт килде аның гаиләсенә? Биш баласын калдырып Разыясы, алтынчы баласын тапканда үлеп китте. Туган баланы алып кала алды табиблар, ә балаларның әниләре, аның газиз хатыны юк шул инде якты дөньяларда. Уйлаган саен аның башы аска гына иелде, уйлаган саен хәсрәте артты гына. Ничек яшәр алар, ничек үстереп аякка бастырыр бу балаларны? Ә төпчеге?...
Ике кызы, өч малае бар иде инде, иң төпчеге дә малай булды. Ундүрт яшь тулган олы кызларына, икенче кызына ун яшь тулды, малайлары җиде, биш һәм яшь ярымлык булып калдылар. Ялгыз башым нишлим, ничекләр яшәрбез балалар, дип кабат балаларына күз салды ул. Аңлаганы аңлый, аңламаганы үз көенә йөреп тора.
Менә әле кечесе дә кычкырып елап җибәрде, апалары юаткан булдылар. Көйсезләнгән малайны бишеккә салдылар, бераз тирбәткәч ул йоклап китте. Мең төрле сораулар борчыды Сафиулланың башын. Ничек яшәргә, хәзер инде нишләргә? Төн йокылары качты, тамагына аш үтмәде. Ничек эшләсәм дә ялгыш булыр, дип уйлады. Әмма ул туган сабыйны гаиләгә алып, үстерерлек көч-куәт таба алмады үзендә. Туган сабыйны балалар йортына калдыру фикерен аңа табиблар үзләре дә тәкъдим итте. Килеште, чөнки аның бүтән чарасы юк иде шул. Калганнарын үстерергә кирәк, яшәү дәвам итә. «Өйлән син, яхшырак бер хатын димләрбез», — диделәр күршеләре. Туганнары да шулай диде. Ярты ел узмады, Сафиулла кабат өйләнде. Яңа әни балалар өчен дә, Сафиулла өчен дә начар булмады. Авыр булса да яшәлде инде, исәннәр яши, балалар үсә, тормыш дәвам итә. Гомер дә уза икән. Тик шулай да, Сафиулла бик еш төпчеген искә төшерде. Үзен ул гел гаепле санады. Бишәү янына, алтынчысы сыймады шул, дигән уй аны гомере буе озата барды. Инде картайгач, авырып үләр вакыты җиткәч табылса, мин үлгәч табылсын, диде. И нишләп калдырдын әти, дисә, нәрсәләр дип җавап бирермен икән, дип кайгырып яшәде. Шулай итеп, үзен төпчек улы каршында гаепле санады. Балалары үсеп таралдылар, гаиләләрен корып, үзләре дә әти-әниләр булдылар. Төп йортта карчыгы белән бергә картайды ул.
Гомерләр узып, Сафиулла да бакыйлыкка күчте. Һәр сабыйның язмышы, туганчы язып куелган була диләрме әле. Әйе, бу дөньяда һәркемнең үз тәкъдире, үз юлы. Алтынчы булып туган бала — Самат балалар йортында үсә, уллыкка да алмаганнар аны, янәшәдә генә Татарстанда ук яши биргән. Мәктәптән соң һөнәр үзләштереп, үз көнен үзе күрә башлый. Акрынлап, яхшы кешеләр ярдәме белән торыр өчен кечкенә бер почмагын да булдыра. Шул бүлмәнен документларын рәсмиләштереп йөргәндә, Саматка бик зур яңалык ачалар, интернеттан карап, синең туганнарын бар икән, шул ук фамилия, әтиләрегезнең исеме дә берүк, дип белдерәләр. Ул әлбәттә бик аптырый, аңларга тырыша. Ничек инде ул, туганнары була торып, гаиләдә алар белән бергә яши алмаган? Бик күп сораулар туа, барлык сорауларга каян җаваплар табып бетерергә? Чынлап та, минем туганнарым бар микәнни диеп, ул инде махсус эзләү органнарына да мөрәҗәгать итә. Инде шик калмый, җавап та килә, Саматның бер туганнары бар икән. Ә менә әти-әнисе инде вафат, дип җавап бирәләр. Әлегә кадәр беркемем юк, дип яшәгән кеше өчен, әйтеп аңлатып бетермәслек хисләр, уйлар барлыкка килә. Нинди алар, ә алар соң мине ник эзләми? Мин барлыкны беләләрме, мин кирәкме аларга? Шундый бик күп сораулар бөтерелә Саматның башында...
Үз уйлары белән иң якын кешесе булган укытучысы белән уртаклаша. Галия апа Саматны мәктәптән үк якын итеп сөйләшеп, гел кайгырткан кешесе булгангамы, ул аңа хат язып карарга киңәш итә. Шулай итеп, башта хат яза, телефон аркылы элемтәгә чыга һәм кырык елдан соң, Самат үзенең туганнарын таба. Очрашалар, күрешәләр туганнар. Башта ир-егетләр күрешә. Аннан апаларын күрергә, очрашырга дип бергәләп авылга кайталар. Кече энеләре белән әлегә кадәр очрашмасалар да, аларда бит бер кан, аларны күренмәс туганлык җепләре бәйли, алар бер әти-әни балалары, алар бит бертуганнар. Бу көн һәрберсе өчен истәлекле, аерым бер вакыйга булып истә калгандыр, дип уйлыйм.
Бу очрашудан соң инде туганнар озакка аерылып та тормыйлар, Самат бик еш туганнарына, бигрәк тә, апаларына кунакка кайтып йөри башлый. Аларның барысы белән бик теләп очраша, телефон аша да гел аралашып торалар. Апалары кече энеләренең, төскә-биткә үз абыйларына бик охшаш булуларын беренче күрүдә үк чамалыйлар. Бәйрәмнәрдә дә, ялларда да, туган көннәрдә еш очрашалар. Самат туганнарына фотолар бүләк итә. Туганнарына истәлек өчен әниләренең бердәнбер фотосын бишәү итеп ясатып рамка эченә куйган. Фотода газиз әниләре һәм Саматның абыйлары, апаларының бала вакытлары. Бу фотода ул үзе булмаса да, фото аның өчен бик кадерле, бу аның туганнары.
Сафиулла картның да рухына дога укыталар, каберенә баралар. Рәнҗеми аңа кече улы, тормышымның мәгънәсе барлыкка килде, минем туганнарым бар, дип куана ул хәзер. Кеше үзен бәхетле итеп хис итү өчен гаилә кирәк шул, туганнарың булу — зур бәхет. Гаиләдәге җылы аралашулар, матур сөйләшүләр, хәл белешүләр аша тормышыма ямь керде, ди Самат. Ялларда апайлары янына кайта, татарчасы начаррак булса да, бик матур аңлашалар аның белән, якын итәләр энеләрен. Телефоннан көн дә диярлек дәшеп хәл белеп торалар. Төпчек энебез аеруча якын безгә, ди алар. Берьюлы күпме туганнарың булуын тоеп яшәү — зур бәхет, чөнки, гаилә — ныклы терәк, киләсе көнгә ышаныч, күңел һәм җан тынычлыгы.
Ләйсән Ганиева, Күәм авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев