Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Уч төбендә - Әтнәм сулышы

Язгы чәчкә

Якташым, авылымның күренекле шәхесе, күршем, гаҗәеп акыллы, чын мәгънәсендә шагыйрә исеменә лаеклы, нечкә күңелле, шигъри җанлы Рүзия апа Камаеваның әлеге шигыре күңелемә бик ятышлы.

Борын төртеп чыгып килә 
Болында язгы чәчәк. 
Бәхетледер- ул кояшның 
Нурлы йөзен күрәчәк.
Нәфислеге белән бизәп,
Җирне ямьгә төрәчәк. 
Сокланып аңа, өзәргә 
Күп куллар үреләчәк. 
Яз гөленең гом(е)ре кыска,
Кем генә соң беләчәк? 
Өзмик, яшәсен! Бик тиздән 
Гөлгә бай җәй киләчәк. 
Гөлләмәләр, такыялар 
Үрер көннәр җитәчәк... 
Язның беренче шатлыгы — 
Чәчкә гомере үтәчәк.
Бик тиз үтеп китәчәк!

Аны укыган саен укыйсы килә. Аның шигырьләрен укыгач, кинәт үземнең дә күңелемә шигъри юллар килә, үземнең дә аның кебек шигырьләр язасым килә башлый. Әлеге шигырьне укыганнан соң, күңелдә бер рәхәтлек сизелә. Салкын кыштан соң, табигатьнең уянуы, гаҗәеп матур вакыты — яз килүе, яз гөлләренең чәчкә атуы сөендерә.
Рүзия апа Камаева 1962 елның 1 сентябрендә, Әтнә районы, Ашыт буенда урнашкан Күшәр авылында, Гөлзада апа белән Мәҗит абыйның беренче баласы булып дөньяга килә. Туган авылында үсә, Күшәр мәктәбендә укый, урта мәктәпне Олы Әтнәдә тәмамлый. Гаиләдә беренче бала буларак, үзеннән соң туган энеләрен — Рүзәл абый белән Рашат абыйны караша. Ашыт елгасында су коенырга, балык тотарга, урманга җиләккә йөрергә ярата, җәйге йолдызларны күзәтә, уйлана, хыяллана, киләчәккә планнар кора. «Җиләккә барсам — күңелемә җиләкләрнең төсен, тәмен сеңдердем, йодызлы күкләрдән сер һәм тылсым алдым, Кояштан яктылык туплый идем. Менә шулар минем күңеленнән яктылык, җылылык булып шытып чыгалар да, үзеннән үзе шигырьләрем дөньяга килә тордылар,» — ди Рүзия апа.
Рүзия апа шәфкать туташы булырга хыяллана. Шул изге ният белән урта мәктәпне тәмамлагач, 1970 елда Казан медицина көллиятенә укырга керә. Ул дөньядагы иң әйбәт шәфкать туташы булыр иде. Шигъри күңелле, йомшак тавышлы, изге йөрәкле чибәр кыз иң өметсез авыруларны да терелтә алыр иде. Ләкин... Гомеренең чәчәк аткан мәлендә килеп чыккан фаҗига тормышын тамырдан үзгәртә дә куя, хыялларын чәлпәрәмә китерә.
Тормыш тарафыннан шактый сыналырга туры килә Рүзия апага. Бүгенге көндә, күршем Рүзия апа, әнисе —Гөлзада апа һәм энесе Ришат абыйның хатыны, шулай ук авылыбызда иң хөрмәтле кешеләрнең берсе, шәфкать туташы — Сәрия апа белән бергә яши. Авырлыклар алдында сыгылмыйча, һәрнәрсәдән ямь табып, бар булганына канәгать булып яши. Аның искиткеч сабыр булуына, дөньяга гашыйк булуына таң калырлык. Бу сыйфатлар аның күңел җылысын биреп эшләнгән кул эшләрендә, челтерәп аккан чишмә сыман иҗатында чагыла. 
Әнием белән Рүзия апага кунакка кергәндә, аның эшләгән кул эшләренә сокланып бетә алмыйбыз. Ул искиткеч бәйләгән кул эшләре дисеңме, милли мирасыбызны саклаучы чигелгән кулъяулыклар, сөлгеләр дисеңме, милли үрнәкләре, лампа рәвешендә эшләнгән чәчәкләре күпләрне сөендерә.
— Рүзия апа, боларны ничек эшләп бетерәсез, иренмисезме? — дигән сорауга, Рүзия апа елмаеп: «Минем ашыгыр җирем юк, кул эшләре эшләгәндә рәхәтлек кичерәм, күңелем тынычлана, шулардан илһам алам,» — ди ул. Әнием еш кына мәктәбебездә Рүзия апаның кул эшләреннән күргәзмә ясап, укучыларны да аның эшләре белән таныштыра. 
Шулай ук аның белән аралашкан вакытта, үзенең акыллы киңәшләре, тәмле теле, ягымлы тавышы белән барлык борчуларыңны оныттыра ала ул. Аның белән аз гына аралашып алсаң да, үзеңдә көч тоясын, күңелгә рәхәт булып китә.
Бүгенге көндә мин Рүзия апаның күпләргә яхшы таныш булган, «Тырысым тулы җиләк» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы, 150дән артык шигырен үз эченә алган «Күңел җырым дәва» дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы белән таныша башладым. Шулай ук мәктәптә безне Әтнә төбәге шагыйрьләренең күмәк җыентыгы «Күңел чыңы» китабында басылган шигырьләре белән та­ныштырдылар. 
Авылыбызның йөзек кашы булган, иң хөрмәткә лаек күренекле шәхесе, шагыйрә — Рүзия апабыз, киләчәктә дә тормыштан ямь табып, матур шигырьләр иҗат итеп, яңалыкка, алга омтылып яшәсен. Иҗат чишмәсе саекмасын, илһамы кимемәсен! Безне яңадан-яңа шигырьләре, акыллы фикерләре белән сөендереп торсын, без, киләчәк буынга үрнәк булып, алга таба да шулай бәхет өләшеп яшәвен телим.
Без, яшь буын, шушындый гаҗәеп шәхесләрдән үрнәк ала алуыбыз белән чиксез бәхетлебез. Һәрчак күңелләребездә матурлык, изгелек, сафлык чәчәк атсын.
Алия Заһретдинова, Күшәр төп гомуми белем мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев