Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Уч төбендә - Әтнәм сулышы

“Кышкы фестиваль” Каенсар урманын гөрләтте

Мондый тамашаны меңьяшәр агачлар җәйге сабантуй бәйрәмендә генә хәтерлидер

Каенсар урманы бүген гомергә булмаганча жыр -моңнан, шау-шулы тавышлардан гөрләп торды. Кышкы тынлыкны районыбыз һәм күрше-тирә районнарның чаңгы спортын үз итүчеләр бозды.

Әлеге бәйрәмгә әзерлек күптән башланган иде инде. Чаңгы базасы 1 гыйнвардан эшли башлаган иде. Бәйрәм көннәрендә спорт яратучылар өчен көтелмәгән зур шатлык булды бу. Чөнки күп еллардан бирле күңел түрендә йөргән хыял гына булып килде. Аның нәкъ менә районыбызның матур бер табигый бизәге булган Каенсар урманында урнашуы да куандыра. Биредә саф урман һавасы, яшеллек, сихри тынлык. Чаңгыңа басасың да, җилләр белән куышасың. Моны диңгез шавы белән чагыштырырга мөмкин колакта җил шаулый, кирәкмәгән уйлар баштан чыгып китә – үзгә бер тынычлык җаныңа рәхәт бирә. Чаңгыны үзең белән алып килергә дә була. Әмма биредә чаңгы алып шуучылар базадагы чаңгыларның үзеңнекеләргә караганда күпкә яхшырак шууына аерым билгели – яңарак та, майланулары да шәп.

«Көненә кырык-иллеләп кеше килә бирегә чаңгы шуарга», – ди Яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин.

«Үз чаңгылары белән килүчеләрне дә санасаң, җитмештән дә артып китәр.

Әле ачылганга бик күп вакыт узмаса да, бу урынны чаңгычылар яратып өлгерде инде”. Шулай булмыйни, кышкы озын кичләрдә өйдә нишләп кенә бетәргә кирәк? Авыл кешесенең эшен тавык та чүпләп бетерерлек түгел дисәк тә, заманча технологияләр һәр эшне тиз һәм җиренә җиткереп башкарырга мөмкинлек бирә. Җитмәсә, авылдагы уңайлыклар шәһәрнекеннән дә яхшырак хәзер. Сәламәтлеген кайгырткан, сәламәт яшәү рәвешен алып барырга тырышучылар өчен бик зур мөмкинлекләр тудырылган бездә.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


"Кышкы фестиваль" Каенсар урманын гөрләтте

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев