Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Уч төбендә - Әтнәм сулышы

Масса – калын, сенаж – мул

“Ленин” исемендәге нәсел заводы җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативында сенажга күпьеллык үләннәр әзерли башладылар.

Хәер, “Ленин”да гына түгел, районның башка кайбер күмәк хуҗалыклары да “Ягуар”, “Макдон” комбайннары белән күпьеллыклар мәйданына чыктылар.

Без килгәндә Олы Бәрәзә авылы янындагы Шаңгыр басуында кызу эш өсте иде. Дөресрәге, сәгать көндезге уннар тирәсендә игенчеләрнең төшке аш вакытына – тамак ялгап алган вакытларына туры килдек. Шунысы кызык, аларга ашарга алып килгән “Буханка” йөртүчесе дә игенче егет. Рәниф Гыйльфанов инде 8 ел бөртеклеләр суктыра торган комбайнда эшли. 

– Ә бу “УАЗ”да әле 3 ел гына. Тирә-яктагы бөтен басу-кырларны айкап йөрү үзе бер күңеллелек. Пешекче белән бергә булгач, катлаулылыгы да юк. Дөрес, кайбер ерак басуларда эшләүчеләр аз булса, үзем генә дә барып киләм, – ди.

– Безнең күпьеллыклар 1600 гектар мәйдан били. Күрәсез, беренче укоста масса бик калын. Чөнки быел дым күп, өстәвенә, хәзер җылы да.Баштарак язгы салкыннар куркыткан иде, әлбәттә, – ди баш агроном Әнәс Хәйруллин.

Басудагы игенчеләр фикере дә шулай ук яңгырады. “Быел эшләргә дә күңеллерәк”, – дип өстәделәр хәтта. Монысының сәбәбе көннәрнең матур торуына да бәйледер мөгаен. “Әмма беренче чиратта массаның узган елгыдан бермә-бер артык булуында”, – дип ышандырдылар.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев