Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Уч төбендә - Әтнәм сулышы

Мөлдерәмә чиләкләре, пар әле йөрәкләре

Иске Җогып авылыннан Фәймә һәм Әхәт Әхмәтшиннар “Мәхәббәт һәм тугрылык” медаленә лаек булдылар .

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Россия Президенты Владимир Путин 8 июльдә билгеләп үтелүче Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен рәсми бәйрәм дип игълан итте.

Гаилә... Нәрсә ул? Гаилә – ул үзенең бетмәс-төкәнмәс көндәлек мәшәкатьләре, шатлык-көенечләре белән хатын-кызлардан, ир-атлардан тирән акыл, сабырлык таләп итә. Шушы сынауларны горур үткәннәр генә үзләрен бәхетле итеп хис итәдер.

Иске Җогып авылында гомер итүче Әхмәтшиннар гаиләсе нәкъ менә шундый сыйфатлар белән күркәм. 60 еллык Бриллиант туйларын билгеләп үткәндә дә Фәймә һәм Әхәт Әхмәтшиннар авылларында күркәм, балаларына үрнәк гаилә булып гомер итәләр.

Әхәт абый 1940 елның 1 октябрендә Иске Җогып авылында туа. Ул гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Әтисе сугышка китә һәм вафат була. Аннары әнисе икенче кешегә кияүгә чыга, Әхәт абый әбибабай тәрбиясендә кала.

Фәймә апа 1942 елның 5 гыйн варында Мари Иле республикасының Тат-Чодраял авы лында, безнеңчә әйтсәк «Мари Коморгуҗа»сында туа. Аның да әтисе сугыштан кайтмый. Әнисе ике бала белән тол кала. Ул елларда һәр баланы бер үк язмыш көткән. Күбесе җиденче сыйныфны тәмамлауга, өлкәннәр белән бер сафта булып хезмәт куя башлаган. Фәймә апа белән Әхәт абый да тормыш арбасын бик иртә тарта башлыйлар. Әхәт абый техникумда электрчы булырга укып кайта да, 43 ел буе колхозда монтер булып эшли. Дүрт авылга хезмәт куя.

– Башта мотоциклда йөрде. Аннары машина белән йөри башлады.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев