Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Уч төбендә - Әтнәм сулышы

Олы Әтнә больницасы: вакцина борын аша да ясала

Бүгенге көндә коронавируска каршы вакцина ясау дәвам итә.

 Көзге-кышкы чорга аяк басуга салкын тиеп, тамагы авыртып, борын тартучылар, хәтта шул сәбәпле температурасы күтәрелүчеләр барлыкка килә. 

– Моны булдырмас өчен махсус профилактик чаралар куллану кирәк. Әйтик, барлык төр югары сулыш алу органнары инфекцияләренә каршы прививкалар ясату мөһим, – ди Олы Әтнә үзәк больницасының баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова.

Һәркем белә, коронавируска каршы вакцина “внутримышечно”, ягъни, беләккә ясала. Больницада хәзер аның икенче төрлесе – “интраназально” дигәне дә кулланыла башлаган. Монысын прививканы борын куышлыгына җибәрү дип аңларга кирәк. Ачыклап үтик, бу ике ысулның охшашлыгы һәм аермасы нидә?

Беренчедән, ике очракта да шул ук “Спутник V” кулланыла. Беренче очракта энә белән укол ясалса, соңгысында энәсез килеш кенә борынга сиптерелә. Укол кадагач кешенең организмында “антитела”, ягъни, коронавируска каршы торучанлык барлыкка килә. Ә “интраназально” очрагында вакцина борын, хәтта, тамак куышлыкларын чолгап, каплап ала. Табиб кушкан вакыт аралыгында эчмичә-ашамыйча торырга кирәк. Нәтиҗәдә, коронавирус Олы Әтнә больницасы: вакцина борын аша да ясала кешенең сулышы белән бергә үтеп керә алмый. Әлеге вакцина шул куышлыкта җирле иммунитет барлыкка китерә.

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев