Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Уч төбендә - Әтнәм сулышы

Рәзинә Заһидуллина: «Әни соңгы чиккә кадәр үгетләде үземне»

«Миңлекамал»ы, Ана роле аша тамашачылар күңеленә үтеп кергән артист ул

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артистлары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.

Чираттагы әңгәмәдәшебез – Рәзинә Заһидуллина. Рәзинә театр тамашачысы күңеленә Миңлекамал образы аша килеп керде. Бүгенге көндә дә ул тудырган образлар, уйнаган рольләре һәркайсы үзенчәлекле. Рабит Батулланың “Кичер мине, әнкәй” спектаклендә Миңзифа роле; Хәй Вахит, “Беренче мәхәббәт” – Камилә; ЖанМатист Мольер, “Көрәктән – сәнәк” – Доримена; Шәриф Хөсәенов, “Әниемнең ак күлмәге” – Расиха; Г.Насрый, “Яшел эшләпә” – Камилә; Кәрим Тинчурин, “Американ” – Дилбәр; Мирсәй Әмир, “Миңлекамал” – Миңлекамал; Александр Вампилов, “Провинция мәзәкләре” – Фаина; Хәй Вахит, “Кияүләр” – Банат; Равил Сабыр, ”Күбәләкләр утка оча” спектаклендә Эля образы. Болары истә калганнары гына.

– Рәзинә, Әтнә кызы булсаң да, әңгәмәбезне синең белән танышудан, театрга килү юлыннан башлыйк әле.

– Минем әти дә, әни дә халык театрында уйнаган кешеләр. Аларның танышулары да театрда булган. Алар гаилә корганда әнигә 17 яшь кенә була. Башта абый, аннары мин туганмын. Без инде кечкенә вакытта ук иң арткы рәткә барып спектакль карый торган идек. Гомәр абый чоры иде, бер спектакльне дә калдырмадык. Миңа ошый иде. Ләкин мин дә сәхнәгә чыгып җырлар, биер идем, дигән хыялым юк иде. Шулай да 9 сыйныфны тәмамлагач, училищега укырга китәргә теләк бар иде. Тик әни җибәрмәде – укып бетерәсең диде. Кечкенә дә булганмындыр инде. Менә хәзер үзем әни булгач аңлыйм мин, әнинең җибәрәсе килмәвен. 11 сыйныфны тәмамладым, әнигә кая укырга керәсе килүемне әйттем. Ул ике ел мәктәптә уку дәверендә фикерем үзгәрер, дип тә уйлагандыр инде. Тик минем кирелегем булгандыр. Әни мине соңгы чиккә кадәр үгетләде. Ул мине медицина көллиятенә җитәкләп диярлек алып барды. Анда баргач, әни минем биредә укыйсым килми, дидем. Шунысы да истә, сәнгать юлы белән китәм, дигәч, әни мине Гомәр абыйга алып төште. Янәсе, укырга керәм, ди. Таланты бармы бу баланың, дип. Мин үземне талантлы кеше дип санамыйм. Минем өчен артист кеше, җырлый-бии белергә тиеш. Мин җырлый да, бии дә белмим. Мин бит сәхнәгә чыккан кеше дә түгел. Гомәр абый миңа шигырь сөйләттерде...

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Рәзинә Заһидуллина: «Әни соңгы чиккә кадәр үгетләде үземне»

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://youtu.be/eKQHMlbhGDA