Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Уч төбендә - Әтнәм сулышы

Син бик йөрәклеме, яки акылсызмы?

Адәм баласына талант Аллаһы Тәгаләдән бирелә. Әмма аны үстерү, бер урында таптанмый алга омтылу – бөтен кешегә дә хас түгел

Бүгенге сәхифәбезнең кунагы утта янмый, суда батмый торган шәхес, дисәм дә ялгыш булмастыр. Барган юлында ялгышып егылырга мөмкин, тик никадәр авыр булмасын, кабат аягына торып баса.

Алай гына да түгел, күңелендә йөрткән хыялларын тормышка ашыру өчен җиң сызганып эшкә тотына. Олы Мәңгәр халык театры режиссеры Рафис Сәләхетдинов районда гына түгел, тирә-якта да танылган шәхес. Тынгысыз, хыялый, җаны-тәне белән сәнгать кешесе.

– Рафис абый, үз итеп абый дип сөйләшик әле. Әңгәмәбезне Мәңгәр халык театрыннан башлыйсы килә.

– Мәңгәр театрының тарихы еракларга барып тоташа. 1929 елны крестьян яшьләре Мәхмүт бай мәчетен тартып алалар да, шул кичне үк анда яшьләр кичәсе, биюләр үткәрәләр. Ә 1930 елны “Сүнгән йолдызлар” спектаклен куялар. Бу үзе үк тарихи әйбер. Менә шуннан соң эшләп китә инде ул театр. Анда Нәҗип абый, Дамира апай, Рауза апай эшли. Гомумән, ел саен спектакльләре чыгып бара. Алар хәтта спектакль генә түгел, Казанда 40 кешелек хор белән беренче урынны алалар. Менә нинди көчле мәдәният булган ул вакытта.

2000 елны – Фәнис Яруллинның “Бер күрешү – үзе бер гомер” пьесасын сәхнәләштереп, Халык исемен алдык.

– Аңа кадәр халык исеме булмаган димәк?

– Әйе, крестьян яшьләре үзләре генә уйнап йөргәннәр.

– Ә сез режиссер булып ничәнче елны килдегез?

– 1994 елны килдем. Башта...

Тулырак газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Олы Мәңгәр халык театры режиссеры Рафис Сәләхетдинов белән әңгәмә

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сэвит заманында кешегэ талант табигать тарафыннан бирелэ дип ышандык,э буген Алла бирэ дип минем башны бутыйсыз.Монын кайсысы дорес сон.? Алла бирэ ди ул,тик аны барып аласы бар икэн эле.Мина бабайлар шулай ди торганнар иде.

    https://youtu.be/N-2A9iBOF-4