Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Уч төбендә - Әтнәм сулышы

“Спутник М”: балаларга киметелгән доза кадалачак

Бүгенге көндә районда 11 балага вакцина ясатканнар

Тормышыбызга рөхсәтсез килеп кергән таҗвирусы инде хәзер өлкәннәрне генә аяктан егып калмыйча, яшь буынга да үзенең мәкерле кулларын суза.

Җитмәсә, үзгәреп торган штаммнар үзе белән яңа куркыныч алып килә. Билгеле, мондый хәлдә балаларга да прививка ясату зарурлыгы бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләренең берсенә әйләнде. Әнә шул вәзгыятьтән чыгып, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алинә Мөхәммәтгалиева башлангычы белән мәктәп директорлары, әти-әниләр комитеты вәкилләре катнашында очрашу булып узды. Очрашуда шулай ук район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова һәм мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Райлә Фәхретдинова катнашты.

Күп кенә әти-әниләр элементар прививкалар кадатуны да баласы өчен куркыныч дип санаган бу заманда, таҗвирусына каршы вакцина кадату турында сүз алып бару, билгеле, гайре табигый хәл кебек кабул ителә. Әмма шуңа да карамастан, моның бала сәламәтлеге өчен зур әһәмияткә ия булуы күз алдында. Район үзәк хастаханәсеннән алынган мәгълүматлар буенча 12-17 яшендәге унбер балага бүгенге көндә вакцина ясалган да инде. Барлыгы районыбызга 20 доза “Спутник М” вакцинасы кайтарылган.

Тулырак газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


"Спутник ": балаларга киметелгән доза кадалачак.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев