Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Уч төбендә - Әтнәм сулышы

Олы Әтнә мәктәбендә укытучылар ярышты

Конкурсантлар бар да осталар, сокланырлык, искитәрлек

Быелгы бәйге 3 өлештән тора. Кичә, пәнҗешәмбе көнне татар теле укытучылары арасында мастер-класс булды. Моннан тыш, 3 елга кадәр педагогик стажы булган укытучылар арасында “Педдебют” бәйгесе үтте.

Ә менә чәршәмбе көнне педагогик стажы 5 ел һәм аннан күбрәк булучылар катнашты. Монысы – әлеге бәйгенең финал өлеше иде.

Бәйгедә Күлле Киме мәктәбеннән Рәмзия Хөсәенова, Олы Мәңгәр мәктәбеннән Рәзинә Сабирова, Иске Өҗем мәктәбеннән Илшат Нәҗметдинов, Комыргуҗа мәктәбеннән Алинә Әхтәмова, Олы Әтнә мәктәбеннән Руслан Исмәгыйлев, Олы Бәрәзә мәктәбеннән Алсу Ибраһимова катнашты.

Конкурста, аеруча мөһим саналган, беренче һәм икенче урын алучыларны билгеләделәр. Быелгы бәйге безнең өчен өстенлекле – хәерхаклы дияргә була. Чөнки шушы ике урын иясе “Ел укытучысы”ның зона өлешендә катнаша – район данын яклый һәм ул Әтнәдә уза. Әйтүләренчә, зона бәйгесе 10- 11 февраль көннәрендә үтәчәк. Анда катнашучылар дәрес фрагменты һәм мастер-класс күрсәтәләр. Аңлашыладыр, зона бәйгесендә җиңүчеләр республикага үтәчәк. Үз өеңдә стеналар да булыша диләр бит. Димәк, яхшыга өметләнә алабыз.

Тулырак газета битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Олы Әтнә мәктәбендә укытучылар ярышты

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://www.youtube.com/watch?v=vTQkSeq0wRI