Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Уч төбендә - Әтнәм сулышы

Яңа мәчет ярымайлы булды

Яңа Шашы авылында төзелүче мәчеткә ай кую тантанасы узды.

Көн шактый суык булса да, чат иткән аяз көнне манара башында ялтыраган ярымайны күрү күңелләрне күтәрде.

Бу чарага, “Таң” күмәк хуҗалыгы һәм Яңа Шашы авыл җирлегеннән тыш, ихлас күңелдән район хәзрәтләре әзерләнгәндер дисәм, һич ялгыш булмас.

Иртәнге 9 тулып узгач ук төзелеш мәйданына чапан кигән, башларына чалма ураган дин әһелләре җыела башлады. Ни дисәң дә, район күгендә тагын бер мәчет күтәрелү дин әһелләренең җанына – рәхәтлек, күңеленә иман нуры өсти торган күркәм вакыйга. Яңа мәчет турындагы бөтен мәгълүматны да алар сүзеннән генә дә язып чыгарга булыр иде.

 «Төзелеш үрнәге бик матур булган, искитәрлек»... «Гөмбәзе дә булгач, бөтенләй икенче кыяфәттә бу мәчет»... «Манарасы биек – өстәмә матурлык биреп тора»...

Әнә шул соңгы сүзләрне тотып алып, җирле күмәк хуҗалык рәисе Алмаз Сибагатуллинга мөрәҗәгать иттек.

– Манарасы 27 метр озынлыкта. Ә ай куюга килсәк, Яңа елга ук куярга планлаштырган идек. Төзүчеләрнең бер-бер артлы авыртуы эшкә аяк чалды, тантаналы мизгелне соңрак вакытка күчерергә мәҗбүр булдык, – диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Яңа мәчет ярымайлы булды

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://youtu.be/SG1OvhJWLX4