Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Уч төбендә - Әтнәм сулышы

Замана афәтенә бездә урын юк, без сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз

Без бүгенге мәктәп укучылары, 21 нче гасыр балалары.

Әти-әниләрнең бала чагыннан безнең заман балаларының тормышы нык аерыла. Тормышыбызга интернет керү белән зур үзгәрешләр барлыкка килде, ди өлкәннәр. Үзгәрешләрнең яхшысы да, начарлары да җитәрлек. Телефонга карап күп вакытларын уздыручылар җитәрлек. Телефоннан үзеңә кирәкле булганын карап, вакытыңны кызыклы, сәламәтлек  өчен файдалы итеп уздыру яклы үзем. Мәктәптә алдынгы булып укыйм, әти әнигә, әбиемә булышам, сеңелем белән вакыт үткәрергә, уйнарга яратам. Дус кызларым белән дә аралашып торам. Иң яраткан шөгылем биюләр өйрәнү. Бию элементларына килгәндә - интернеттан карап була. Аерым өйрәнгән биюләр белән авыл клубы сәхнәсендә, мәктәптә чараларда чыгыш ясыйм. Бу шөгыль миңа бик ошый.

Мәктәптә физкультура дәресләрендә гимнастика күнегүләрен ясарга да яратам. Кызлар белән катокта тимераякта шуабыз, классташлар белән чаңгы шуу аерым күңелле. Укытучыбыз Зарипов Булат абый: «Спортны яратыгыз, спортсмен булмасагыз да, сәламәтлек өчен спорт кирәк», - ди. Начар гадәтләрне сайлаучылар, бик ялгышалар. Сәламәтлек иң кирәге. Аны бернинди акчаларга сатып алып булмый.  

Безнең мәктәптә спорт чаралары даими уздырыла. Тәнәфес вакытларында да физкультминутлар уза, залга җыелып музыка астында матур бию хәрәкәтләре эшлибез. Барлык укучылар бергә эшләгәч, тагын да күңелле. Бу яңалык әлеге уку елыннан башланып китте, ул барлык укучыларга да ошый. Класстагы егетләр мәктәпнең волейбол һәм хоккей командаларында актив чыгыш ясыйлар. Күрше кызы Әдилә мәктәпнең кызлар волейбол командасы уенчысы. Алар яулаган кубок һәм грамоталар мәктәпнең спорт почмагына аерым стендка тупланган. 
Мин физкультура дәресләрен аеруча яратып, көтеп алам. 7 сыйныфта физкультура буенча фәннәр олимпиадасында беренче урын алдым, быел да бик теләп катнаштым һәм призер булдым. Акробатика күнегүләре башкару өчен зур хәзерлек һәм тырышлык кирәк. Даими бу күнегүләрне башкарып ныгытып торырга да кирәк. Әти: "Мин яхшы йөгерә идем", - дия, әни гимнастиканы яраткан.

Шәһәргә баргач, туганнарым белән паркта роликта йөрдек, анда мөмкинлекләр тагын да күбрәк. Роликта, скейтбордларда йөрү өчен махсус юллар, урыннар да бар. Теләгән кеше ел әйләнәсе дәвамында спорт белән шөгыльләнә ала. Без дә классташларым белән чаңгыларга бастык, бергәләп шудык. Классташ егетләрнең ярыш бәйгеләрдә алынган медальләре бик күп, шуңа да барыбызның иң яраткан дәресе ул физкультура. Сәламәт тәндә — сәламәт акыл, без бергәләп, сәламәт яшәү рәвешен сайлыйбыз.

Гатауллина Илүзә, Күәм авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев