Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Үзәк яңалыклар

Яшь шагыйрьләр шигырьләре Идел һәм Илдар Кыямовлар башкаруында социаль челтәрләргә чыга

Проект аудиоформатта яздырылган шигырьләре аша яшь шагыйрьләрне киңрәк таныту, аларның тыңлаучылар даирәсен арттыру максатыннан ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, аларның гранты хисабына тормышка ашырылган.


Фото: Идел Кыямов
Идел һәм Илдар Кыямовлар «Яшь шагыйрьләр авазы» («Яңа татар шигърияте аудиоформатта») проекты өчен 88 шигырь яздырган. Аудиоформаттагы шигырьләр социаль челтәрләр аша таратылырга әзер.

«Яшьләр китапны кулына бик еш алмаган цифрлы технологияләр заманында аудиокитаплар әдәбиятны өйрәнүнең ышанычлы һәм нәтиҗәле ысулы булып кала», — ди проектның идея авторы, «Татар сүзе» конкурсы лауреаты, актер һәм журналист Идел Кыямов.

Проект аудиоформатта яздырылган шигырьләре аша яшь шагыйрьләрне киңрәк таныту, аларның тыңлаучылар даирәсен арттыру максатыннан ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, аларның гранты хисабына тормышка ашырылган.

«Уйлап баксаң, кеше бит кулга китап тотып махсус укып ятарга вакыт та тапмаска мөмкин. Машинада яки ял иткәндә, ялгызлык мизгелләрендә шигырьләр яратып тыңлана. Юлың да җиңеләя, зиһенең дә баетыла, хисеңә дә азык аласың. Шул рәвешле социаль челтәрләрдә яшь шагыйрьләрнең иҗатын яңгыратып, без яшь милләттәшләребезгә «барып җитәргә», аларның йөрәгенә юл табарга теләдек, — ди Идел Кыямов.

Проект өчен Рифат Сәлах, Эльнар Байназаров, Нурлан Ганиев, Фәнил Гыйләҗев, Ленар Шәех, Лилия Гыйбадуллина, Ләйлә Хәбибуллина, Гөлүсә Батталова, Алинә Хәбибуллина, Дания Нәгыйм, Рүзәл Мөхәммәтшин һ.б яшь авторларның иҗат үрнәкләре сайлап алынган. «Алар чын шигъри кайма белән, ягъни музыкага салынып, күркәм башкаруда тыңлаучыга тәкъдим ителәчәк», дип вәгъдә итә проект авторы.

Тулырак: https://tatar-inform. tatar/news/yas-sagyirlar-idel-ham-ildar-kyyamovlar-baskaruynda-social-celtarlarda-yangyrayacak-5881174

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев