Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

"Идел" журналы быелгы Тукай премиясе лауреатлары турында хәбәр итә

Журналга килеп ирешкән мәгълүматларга караганда, 2018 елның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ияләре билгеле.

(Казан, 25 апрель, "Татар-информ", "Идел"). Безгә килеп ирешкән хәбәрләргә караганда, Тукай премиясенә быел язучы Камил Кәримов, «Таттелеком» Гаммәви акционерлык җәмгыяте иҗат төркеме: Лотфулла Шәфыйгуллин һәм Рөстәм Зәкуанов, рәссам Михаил Кузнецов ия булачак, дип яза журнал.

Билгеле булганча, премия ияләре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган Указ нигезендә раслана. "Чыганакларыбыз хаклы булырмы? Карарбыз. Премия ияләрен атау һәм бүләкләү тантанасы иртәгә иртән опера һәм балет театрында узачак", - диелә хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев