Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Казанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан тантаналы парад башланды

Җиңү парады видеоэкраннарда дәһшәтле сугыш елларын чагылдырган күренешләр, шигырьләр, җырлар, сәхнәләштерелгән биюләр белән ачылды.

(Казан, 9 май, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бу минутларда Казанның Меңъеллыгы мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан тантаналы парад башланып китте. Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм республиканың министрлыклары, ведомстволары җитәкчеләре, башка вазифаи затлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, казанлылар һәм башкала кунаклары катнаша.

Җиңү парады видеоэкраннарда дәһшәтле сугыш елларын чагылдырган күренешләр, шигырьләр, җырлар, сәхнәләштерелгән биюләрдән башланды. Тантаналы чарада 1945 елгы Җиңү көне бәйрәме сәхнәләштереп күрсәтелде.

  • Бүген Казанның Җиңү паркында 18.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр хәрби тынлы оркестрлар Бөек Ватан сугышы чоры композицияләрен башкарачак, 1930 – 1940 еллар костюмнарында 40тан артык пар вальс әйләнәчәк. 
  • Салют 22.00 сәгатьтә башлана. Ул 3 минут дәвам итәчәк. Казандагы бәйрәм салютын "Татар-информ" сайтында карап булачак. Трансляцияне карау өчен сылтама: tatar-inform.tatar/internet-tv/209/

 

http://tatar-inform.tatar/news/2018/05/09/163610/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев