Олылар да тапшыра - "Без кемнән ким?!"
Соңгы вакытта оешмаларда эшләүчеләр ГТО нормативларын тапшыра башладылар. Бер өлкән агай кызыксынып, "Яшьләргә генәдер инде ул, менә без яшь чакта..." - дип әйтеп куйды. Бәлки хәзер дә мөмкиндер. Районның яшьләр эше, спорт бүлеге җитәкчесе Рамил Шәйхиевка мөрәҗәгать иттек.