"Каядыр мари карчыгы эзләп барганчы, үзебезнең хәзрәтләргә барсыннар" - "Ватаным Татарстан"
Тотрыксыз заманда яшәгәнгәме, җәмгыятебездә һәртөрле авырулардан интегүчеләр артты. Кайбер чирләрне адәм баласы үзе уйлап, гөманлап китереп чыгара. Шул ук вакытта кешенең үз эчендә “казынуларына” бәйле булмаган авырулар да байтак, шуларның берсе – бозым, диләр. Шуңа күрә: “Бозымның барлыгына ышанасызмы? Аннан дәваланып буламы яки ул – кайберәүләрнең хыял җимеше генәме?” – дип күренекле милләттәшләребезгә мөрәҗәгать иттек.