Этнэ таны

“ЧИТТӘ ТУКАЙГА ИГЪТИБАР ЗУРРАК”

"Чын татар Кытайда яши, диюләре хак икән", - ди, күпләр журналист буларак белгән "Тукай фонды" җитәкчесе Риман Гыйлемханов.

Бу сүзләрне Олы Әтнә мәдәният һәм спорт үзәгендә мәктәпләрдән килгән укучылар белән очрашу вакытында әйтте ул. "Тукай фонды" хезмәткәрләре - Риман Гыйлемхановтан тыш, журналист-аспирантлар Гөлназ Галимҗанова һәм Рамилә Газизуллина үзләренең шагыйрь эзләре буйлап Казахстан, Кытай илләренә сәяхәтләре белән таныштырдылар. Тукай диюгә күз алдына милли җанлы, татар канлы, олы гыйлемле-аңлы шәхес килеп баса. Очрашуда да күбрәк бу илләрдә татар милләтенең үсеше, динен-телен саклавы, Тукайны олылавына басым ясалды.

- Шунысы шаккатыра: читтә Ту­кайга игътибар күпкә зуррак. Һәр та­тар­ның өендә түрдә Тукай портреты эленгән. Анда ниндидер чараларны шагыйрьнең туган көненә яки юбилеена багышлап кына уздырмыйлар, ел әйләнәсендә искә алалар, - ди фонд җитәкчесе әллә аларга сокланып, әллә үзебездәге хилафлыкка ачынып. Очрашуны үзе сорау би­реп башлады: "Әгәр сез Тукайның туганы булсагыз нишләр идегез?" Кызыклы сорау, әлбәттә, зур күпчелек шагыйрьне олылыклау, татар дөньясында, шулай ук чит илләрдә, милләтләр ара­сында танытырга ты­рышыр идем дияр. Фонд­ның эшчәнлеге дә шул юнәлештә бара. "Тукай эзләре буйлап сәяхәт" тә шул эшчәнлек чагылышы. Әлеге сәяхәтнең видеовариантын тәкъдим иттеләр. Сүз уңаеннан, фондның Түбән Новгородта да филиалы бар икән. Фонд хезмәткәрләре, бу очракта аларны гади генә итеп экспедиция дип атау дөрес булыр, башта Җаекта булганнар. Шагыйрь анда 9 ел яшәп, иҗат иткән. Данлыклы "Шүрәле", "Пар ат"ны монда яшәгәндә язган. Шәһәр урамнарында өч зур баннер эленгән, беренчесе Толстойга багышланса, икенчесендә - Тукай портреты. Монда Тукай белән бәйле бер генә бинаны да сүтмәгәннәр, киресенчә яңартканнар. "Казан" ку­накханәсе, ерак та түгел шагыйрьнең бюс­ты урнаштырылган. Элек­ке ти­пографиянең бас­кычын кисеп алып, му­зей­­га урнаштырганнар: "Ту­кай эз­ләре саклана бит анда", дип аңлатканнар. Ме­нә шун­дый милли аң­лы, мә­­дәниятле халык яши ан­да. Ә без "Болгар" ку­накханәсен дә саклап ка­ла алмадык...

Реклама

Экспедиция ханнар күмелгән мавзолейлары белән дан тоткан Төркестан каласы аша Алматыга килә. Бу каланы татарлар төзегән, диләр. Шәһәрдә 25 мең татар яши, "Татарка" дигән бистә бар. Таулы урында ерак­тан ук "Сабантуй" кунакханәсе балкып тора. Монда якташыбыз, мәрхүм Миркасыйм Госмановның апасы Назилә белән очрашалар. Хәер, сүземне шагыйрь белән бәйле урыннар турында язып дәвам итим.

Кытайның Хоргос шәһәрендә сәяхәтчеләрне чәчәк тотып, түбәтәйле татарлар каршы ала. Округ башкаласы Өремчедә 1 мең татар кешесе яши, 1 татар мәчете эшләп тора. Шунысы кызык, Кытайда 54 милләт вәкиле яши, әмма укымышлылык ягыннан I урында татарлар тора. Күбесе - данлыклы профессорлар. 200 ел элек үк татарлар үзләштергән Чигүчәк шәһәрендә очрашуга уйгырлар да килә. "Аларның теле татарчага якын, үзләре мөселманнар", - дип таныштырдылар. Таир исемле уйгур карты: "Ә сез беләсезме, Тукай монда булган ул, дәваланган", - дип шаккатыра. Тарихның без белмәгән битләре ачылырга мөмкин, эзләнәсе генә бар. Бирегә татарларның 1 гасырдан артык килгәне булмаган. Татарларның мәдәни үзәге Голҗа шәһәре белән таныштык. XIX гасырда монда Тукай урамы да булган. Шәһәр үзәгендә элекке байлар, сәүдәгәрләр акчасына оештырылган татар зираты бар. Өстәвенә, татар мәктәбе эшли - Миркасыйм Госманов монда укыган. Ул белем алган парта, сыйныф бүлмәсе тулысынча сакланган. Кытайда һәр әйбергә шундый зур игътибар. "Иң кызыгы - интернетта шагыйрь исемен җыйсаң, "Кытай халкының бөек шагыйре" дигән язу чыга", - диделәр. Ә "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре укучылар дәреслегенә кертелгән. Кытайда чәк-чәкне дә үзләренең милли ризыклары саныйлар икән.

Югары Көектә яшәүче тукайчыбыз Габдуллаҗан абый Нигъмәтҗанов та шагыйрьнең Әтнә җирлеген­дә­ге юллары, ул аралашкан кешеләр белән таныштырып узды. Очрашу ахырында Олы Әтнә мәктәбе укыту­чысы Галия Минһаҗева фонд хезмәткәрләренә берничә сорау белән мөрәҗәгать итте. Җавап сүзләреннән соң, Риман Гыйлемханов очрашуны:

- Бик куандым, сездәге кебек халыкның күп җыйналганы юк иде әле. Димәк, шагыйрь белән кызыксынасыз, - дип сокланып төгәлләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: