Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа хәбәр иттеләр

"Мулла" фильмы режиссерлары - иң яхшылары!

Моннан да зур шатлык була ала микән? XIV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең иң яхшы режиссерлары булып Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскаров танылды.

Казан мөселман киносы фестивалендә "Иң яхшы режиссер эше" номинациясендә җиңүче - "Мулла" фильмы!!!!!
Бер режиссеры - Әтнәнеке -  Рамил Фазлыев!!!!! Котлыйбыз!
#мулла

Хәзерге минутларда XIV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең бүләкләү тантанасында"Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы режиссер эше" номинациясе лауреаты игълан ителде. Быелгы кинофестивальнең иң яхшы режиссерлары - Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскаров.

Кинофестиваль статуэткасын алар кабул итеп алдылар һәм "Мулла" фильмының генераль продюсеры Миләүшә Айтугановага рәхмәтләрен җиткерделәр. 

  • "Мулла" фильмы Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы буенча Казан кинофестиваленә йөз тотып төшерелде. Фильмда Россия актеры Марат Бәшәров та катнашты. Кинофестиваль ачылу тантанасында ул сәхнәдән жюрига мөрәҗәгать итеп "Мулла" фильмына бик игътибар итүләрен сораган иде. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/10/171301/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев