Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа хәбәр иттеләр

Р. Садриевның "Әти кадере" спектакленә - беренче урын! Әтнә театры рәхмәте

Сөенечле хәбәр алдык. "Әтнә таңы" өчен, үзебез өчен, әтнәләр өчен моннан да шәп яңалык була алмас. Аллаһка шөкер...

Хәтерләсәгез, "Балтач мәдәният йортында Норма урта мәктәбе коллективы якташыбыз Равил Садриевның "Әти кадере" пьесасын сәхнәләштерде. 43 яшендә вафат булган хәбәрчебезнең, дустыбыз Равил Мөхтәр улының якты истәлеген хөрмәтләгән әлеге коллективның чыгышын карамыйча кала алмадык. Искитмәле уен күрсәттеләр балтачлар, рольгә керү осталыгы, күз яшен тыя алмаган тамашачы, тулы зал... һәм без, күз яшьләре аша рәхмәт сүзләрен җиткергән әтнәләр... "- дип язган идем.

Бу видеолар исегезгә төшерер өчен. 

     Менә шушы спектакль Балтачта театр елына багышлап үткәрелгән бәйгедә беренче урынга лаек дип табылган.  Безгә, бу спектакльне Балтач мәдәният йортында карап кайтучыларга,  зур шатлык булды бу. Әйбәт  уйнаучылар аз булмагандыр, урын булырмы икән, дип еш искә төшердек.

Икенче шатлык, әлеге спектакльне сәхнәләштерүче - җиңүче коллективка Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры коллективы "Рәхмәт хаты" язган. Аны тапшырырга Балтачка театрыбызның директор урынбасары Раилә Равил кызы Садуллаева барган. Менә ул хөрмәт нинди була. 

"Әти кадере" Балтачны да, Әтнәне дә, Әтнә театрын да тагын бер кат югарыга күтәрә алды. Равил Мөхтәр улы үзе дә шундый шәхес иде. Онытылырга тиеш түгел  бу зат!..

"Әти кадере" белән кызыксынучылар, аны сораучыларның булуы  әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә. 

Зур җиңүегез  белән Котлыйбыз Сезне,   Норма урта мәктәбе коллективы укытучылары, укучылары! 

Балтачлар, рәхмәтебезне кабул итегез! Сәламәт булыйк!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев