Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңа хәбәр иттеләр

Әтнә районы судында беренче тапкыр хатын-кызны суд залыннан кулга алдылар

Караклык өчен хезмәт хакыннан

10 процент тотып калып,  төзәтү эшләренә хөкем ителгән А. хөкем карары көченә  кергәннән  соң, эшкә урнаштырылып, эшли башлый. Яңа ел алдыннан аракы эчү белән мавыгып китә.

Сәбәпсез эшкә бармау сәбәпле, эш урыныннан тискәре сәбәпләр аркасында  куыла. Аннан соң да берничә оешмага эшкә җибәрелә, ләкин аракыны якынрак күрү сәбәпле, эшкә дә бармый.  Җәза үтәтү инспекциясенә дә,  хәтта судка да килми.

А.ны иртәдән эзләп, Әтнә районының  бер авылында табып, судка алып киләләр.

- Ул суд залыннан кулга алынды һәм изоляторга озатылды, - дип хәбәр итте җәза үтәтү инспекциясе башлыгы Клара Кадимова.

Архив фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев