Әтнә таңы

Чүпләрне кем җыяр? Трактор килерме...

Район үзәгенең һәр чатында чүп өеме. Сабыр гына трактор көтеп торган көннәре. Кем килеп алыр аларны, без ияләнгән коммуналь хуҗалык тракторымы, әллә инде үзәкләштерелгән тәртиптә җыелырмы алар?

Чөнки, алдан алы ТКО дигән термин турында аңлатып язгаладык. Бу яңалык район үзәкләренә, авылларга да кагыла, дидек.

Татарстанда көнкүреш калдыкларын төрләргә аерып җыю турында Министрлар кабинеты тарафыннан кабул ителгән яңа тәртип 2018 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә, дип тә өстәдек. Менә күзәтәбез хәзер. Халыктан акча җыюның бер төреме бу, әллә чынлап та безнең халыкны тәрбияләп булырмы?

   Шәһәрләрдә төсле контейнерлар күбрәк куела башлаган: сары һәм соры контейнерлар,  зәңгәр, яшел, кара, кызгылт-сары төстәгеләре бар тагын. Зәңгәр контейнер – кәгазь-картон өчен. Яшеле – пыялага, карасы – ашамлык калдыкларына һәм кызгылт-сары төстәгесе – терекөмешле лампаларга, батарейкаларга. 

    Чүп-чарны эшкәртүче эре комплекслар төзү нәтиҗәсез булган авыл районнарында, нигездә, чүп-чарны күчерү пунктлары эшләячәк. Аннары калдыклар чүп-чарны аеру комплексларына җибәреләчәк. Алардан алынган матди ресурслар  республика территориясендә оештырылачак экотехнопаркларда эшкәртеләчәк. Аларда икенчел чималны: кәгазь, пыяла, полиэтилен һәм башкаларны төрләргә аерып эшкәртү буенча махсуслаштырылган предприятиеләр булдырылачак.

Реклама

Бу бурычлар Русиянең Сәнәгать министрлыгы стратегиясенә кертелгән. Русиядә 70тән артык экотехнопарк төзү планлаштырыла. Дәүләт бүген полигоннарны түгел, ә нәкъ заманча комплексларны төзүне субсидияли һәм аларга ярдәм итә. Чөнки киләчәктә полигоннар калдыкларны аерып җыйганнан, сортларга аерганнан соң калган “койрыклар”ны күмү өчен генә кирәк булачак. Эшкәртүгә ярамаган әйберләр генә күмеләчәк һәм андый полигоннар бик озак хезмәт итәчәк. Фараз шундый.

Ә авылларда бу ничек булыр?

Коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров белән әнә шул хакта  сөйләштек. Әлегә төгәл мәгълүмат бирә алмыйбыз, чөнки үзләре дә өйрәнәләр, килешүләр төзү, документлар килү дәвам итә.

Тик шунысы бәхәссез, бу система эшли башлаячак. Әтнә полигонын да видеокүзәтү булачак, ул әле дә бар, тәүлек дәвамында онлайн режимда эшләячәкләр, һәм мәгълүматлар компьютерга кертеләчәк, чүп җыю үзәкләштереләчәк, талон системасы керәчәк. Бер талон күпме торыр? Соңрак язарбыз.

- Шунысы мәгълүм, җыеласы чүпләр исемлеге килде. Тик ул исемлектә үсемлек тә, агач ботагы да, бәрәңге кабыгы да юк. Һәм бәясе дә арзан түгел. Документларны өйрәнеп беткәч, барын аңлатырбыз...- ди коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рамил Сәфәров.

Дөрес аңлаган булсам, чүп-чарны элеккечә үзебезнекеләр җыячак. Һәм чүп алтын бәясенә төшәчәк һәм... берүк алай була күрмәсен инде, тагын чүпкә батачакбыз...  калган чүпләр кая куеласы әле бер кәгазьдә дә язылмаган чөнки. Өлкәннәр әйтмешли, арты хәерле булсын.

С.Мингатина фотолары

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: