Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалык

"Күңел чыңы"ның тәүге китабы чыкты

Шигырь сөючеләргә, безнең иҗатыбызны яратып укучыларга шатлыклы хәбәребез бар.

     Әтнә районы хакимиятенең матди ярдәме белән Әтнә  төбәге иҗатчыларының күмәк җыентыгы дөнья күрде.

     Китапка 13 шигырь язучының шигырьләре кертелде. Төзүчесе — шагыйрә Гөлүсә Рәшит кызы Батталова.

Китап «Яз» нәшриятында 500 тираж белән  басылды. Форматы 84/108. 

Әдәби нәфис басманың җаваплы редакторы — Раушания Миңнуллина.

Китапны район халкы китапханәләрдән алып укый алачак. Сату мөмкинлеге дә карала. 

 

     Без, «Күңел чыңы» язучылары иҗатыбызны бәяләгән, аны дөньяга чыгарырга ярдәм иткән Әтнә муниципаль районы башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимовка зур рәхмәтебезне белдерәбез.

http://ijat-rt.ru/kүңel-chyңynyң-tәүge-kitaby-chykty/  - "Күңел чыңы" иҗатчыларының калган иҗаты белән менә бу сайтта таныша аласыз. Үз тавышлары белән шигырь укуларын  ишетү мөмкинлеге дә бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев