Марсель Гаптрәүф улы ни өчен үч ала - "Бәхет юллыйм"
Күптән түгел, кайберләребез өчен көтмәгәндә
Марсель Гаптрәүф улы Шәрәповның яңа икенче китабы басылып чыкты.
Юк, ялгышмыйм, Әтнә район эчке эшләр бүлегендә эшләп киткән инспектор Марсель Шәрәповның (хәбәрчебез булган мәрхүмә Гөлзада Нәҗипованың энесе) беренче китабы "Әткәй тальяны" дип аталган иде, икенче - яңа чыккан китапның исеме - "Бәхет юллыйм" (16+)
Иҗатка этәргечне районыбызның "Күңел чыңы" түгәрәгендә алган, Арча районында эшләп килүче "Каурый каләм" иҗат берләшмәсенә йөрүче, республикабызның 9 районыннан җыйналган "Дуслык" төркемендә чаларып, Сания Әхмәтҗанова, Рифат Җамал киңәшләрен йотып барган автор яңа китабы белән укучыларына бәхет юллап, үзенең иҗат җимешләрен укучысына тәкъдим итә. Беренче китабы шигырьләрдән генә торса, икенче китапта авторның утызлап шигыре һәм "Көзге ату", "Кабан", "Ак әби" дип исемләнгән хикәяләре, "Алма бакчасында" дигән пьесасы да урын алган.
Китап 128 битле, 500 тираж белән басылган. Каты, матур тышлы.
Шунысы куанычлы, Арча районының Сарай-Чокырча авылында туган, бүгенге көндә шул авылда мәдәният йорты мөдире булып эшләүче Марсель Гаптрәүф улын иҗатка этәрүдә, аны күпмедер дәрәҗәгә күтәрүдә безнең, әтнәләрнең дә өлеше аз түгел. Яңа китапка " Дөньяга әйтер сүзе бар!" дип, кереш сүзне дә Әтнә шагыйрәсе Гөлүсә Батталова язган.
"Марсель Шәрәпов - гомеренең шактый елларын хокук саклау өлкәсенә багышлаган кеше. Җир үз күчәреннән чыкканда да салкын акылын сакларга мәҗбүр булган, дәрьядай олы күңелен , моң тулы йөрәгендәге хисләрен кырыс шартларда ераккарак яшерергә өйрәнгән, хезмәт дәверендә төрлесен күргән җанның, бер көн килеп, шигърият дөньясының ишеген шакуы кемгәдер гаҗәп тоелырга да мөмкин. Әмма шагыйрьне аның бала чагын, бүгенгесен аз гына белгән кеше дә аңлаячак: әтисенең тальяны аша җанында шытым биргән, тамырларында типкән моң үз эшен эшләгән! Замана кырыслыгын, дөнья салкынлыгын хисләр кайнарлыгы шигъри фәлсәфәгә куып керткән дә, каләм кодрәтенә тапшырып, ак кәгазьгә нәкышләгән!",- дип яза Гөлүсә Рәшит кызы.
Марсель абыйның иҗатка кыю адымнар белән килеп керүен дә әйтергә кирәк. Әле нинди адымнар белән дип тә өстәр идем. Такмаклар белән түгел, Марсель Гаптрәүф улы мәсәлләр белән аяк басты әдәбият дөньясына. Ә бу жанрда иҗат итү теләсә кем кулыннан килми. Бу икенче китабында да аның "Әрсез чыпчык", "Чүмечме син, кашыкмы?", "Чуар тавык", "Кәрлә арыслан" кебек кыю язылган мәсәлләре урын алган.
Бик җитди жанрда иҗат итә башлаган автор вакыт үтү белән каләмен төрлечә сынап карады. Кырыс өлкәдә эшләгән ир-егетнең мәхәббәт турында язган шигырьләрен укыйсы килү көчле булса да, лирика аныкы түгелдер, дип уйлап йөргәндә, ул һәммәбезне гаҗәпләндереп, мәхәббәт шигырьләрен дә яза башлады. Аңга килергә өлгермәдек, хикәяләрен иҗат итеп, газета битләрендә бастырды. Хезмәттәге еллар эзсез узмаган, фактларга нигезләнгән хикәяләре дә йотлыгып укырлык.
Ә пьесалары... Үзе әйткәнчә, әле драматургияне өйрәнә генә ул. Тиз үзләштерер, чөнки сәхнә аның үз кулында, үзе яза, үзе сәхнәләштерә...- монысы аңа иҗатын шомартырга ярдәм итәчәк.
Әдәби мәйданга кыю адымнар белән килгән Марсель Гаптрәүф улы ... иҗаттан читтә үткән елларының "үчен" алырга ниятләде булса кирәк..."- дип бәяли аны Гөлүсә Батталова да.
Уйларым
Уйларымда яннарыңа
Көнгә йөз тапкыр киләм.
Хыялымда сөеп, кочып,
Иренеңнән үбеп китәм.
Һәр мизгел саен сагынам,
Ятим коштай кагынам.
Яраланган пар канатым,
Юкка гына талпынам.
Нәфис бәгырь кылларыңа
Кемдер саксыз кагылган.
Сафлык тулы йөрәгеңнең
Тәрәзләре ябылган.
Кабат яралыйсым килми,
Кылдай нечкә күңелең.
Ничекләр әрнетми ачыйм
Калебеңнең нык биген?
Нинди тылсым - серен табып,
Әфсен өрим йөзеңә?
Бердәнберем диеп ярат,
Карап торчы күземә!
Менә аның бер шигыре. Күңелегезне котырта алдыммы, хикәяләре тагын да мавыктыргыч.
Мактыйсым килми, ничек бар, шулай сурәтлим. Бәяләү үзегездән. Ә без, аның иҗади дуслары, аның өчен куанабыз. Үрләре алда булсын, көтеп торсын. Каләме тутыкмасын. Икенчесе янына өченче китап та өстәлер, Аллаһ боерса.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев