Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалык

Таныш булыгыз: яңа җитәкче

Бәлки ишеткәнсездер дә, ишетмәүчеләр дә бардыр.

      Чишмәле Сап авылында яшәүче, Эчке эшләр системасында  25 ел:  шуның  19 елын Әтнә эчке эшләр бүлегендә, 6 елын  җәза үтәтү  системасында – Әтнә җәза үтәтү бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Клара Кадимова  күптән түгел районара Җәза үтәтү инспекциясе башлыгы  итеп билгеләнде. Аның карамагында 6 район – Арча, Әтнә, Балтач, Теләче, Кукмара, Саба районнарының җәза үтәтү бүлекләре.
     Клара Әгъзәм кызы Кадимова – югары белемле юрист, КДУның юридик факультетын тәмамлаган белгеч. Гаиләле, тормыш иптәше Вагыйзь белән 2 бала тәрбияләп үстерә.  

Клара  Әгъзәм кызы Кадимовага  йомышыгыз төшсә, ул  эшләгән бинаның адресы: Арча шәһәрендә Космонавтов урамы, 2 йорт.

Әтнә җәза үтәтү бүлегенең өлкән испекторы булып Илгизәр Таһир улы Габидуллин эшли башлады.
 Икесе дә якташыбыз, аларга уңышлар телик.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев