Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалык

“Тильтиль,  Митиль” Әтнә театрын кая алып барыр?

Бу яңалыкны куанып хәбәр итәм.

  Иртәгә, 6 сентябрьдә,  республикабыз халкына яхшы таныш  белгечләр, ТРның мәртәбәле бүләк ияләре - Әтнә дәүләт драма театрының  директоры Ленур Зәйнуллин, режиссеры Рамил Фазлыев, артист  Марат Хәбибуллин, Әтнә сәнгать мәктәбе җитәкчесе, биюләр куючы Алия Абдуллина Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлекчәсендә   Мәскәүдән килгән рәссам, композитор, биюләр куючы, Европа дәрәҗәсенә күтәрелгән шәхесләр – Геннадий Скоморохов,  Юра Федоров, Лилия һәм Айрат Баһаветдиновлар белән очрашачаклар.

 

     Бу очрашу Әтнә артистлары бүгенге көндә  сәхнәләштерә торган француз язучысы Морис Метерлинкның “Күк кош” (“Синяя птица” 1908 елда язылган)  белән бәйле.  Әйтергә генә ансат, әлеге әсәрне сәхнәләштерү өчен зур батырлык та кирәк.  Фантастик элементларга бай булачак бу спектакльне мин әлегә күз алдыма китерә алмыйм. Ни өченме?  Рус теленә тәрҗемә ителгән әлеге әсәрнең ( татарчага  артистыбыз Марат Хәбибуллин тәрҗемә итте) бер өзеген укып карагыз әле:

 

Канун Рождества. Дети дровосека, Тильтиль и Митиль, спят в своих кроватках. Вдруг они просыпаются. Привлечённые звуками музыки, дети подбегают к окну и смотрят на рождественское празднество в богатом доме напротив. Слышится стук в дверь. Появляется старушонка в зелёном платье и красном чепце. Она горбата, хрома, одноглаза, нос крючком, ходит с палочкой. Это Фея Берилюна. Она велит детям отправиться на поиски Синей Птицы. Её раздражает, что дети не различают вещей очевидных. «Надо быть смелым, чтобы видеть скрытое», — говорит Берилюна и даёт Тильтилю зелёную шапочку с алмазом, повернув который человек может увидеть «душу вещей». Как только Тильтиль надевает шапочку и поворачивает алмаз, все окружающее чудесно преображается: старая колдунья превращается в сказочную принцессу, бедная обстановка хижины оживает. Появляются Души Часов, Души Караваев, Огонь предстаёт в виде стремительно двигающегося человека в красном трико. Пёс и Кошка тоже приобретают человеческий облик, но остаются в масках бульдога и кошки. Пёс, обретя возможность облечь свои чувства в слова, с восторженными криками «Моё маленькое божество!» прыгает вокруг Тильтиля. Кошка жеманно и недоверчиво протягивает руку Митиль. Из крана начинает бить сверкающим фонтаном вода, а из её потоков появляется девушка с распущенными волосами, в как бы струящихся одеждах. Она немедленно вступает в схватку с Огнём. Это Душа Воды. Со стола падает кувшин, и из разлитого молока поднимается белая фигура. Это робкая и стыдливая Душа Молока. Из сахарной головы, разорвав синюю обёртку, выходит слащавое фальшивое существо в синей с белым одежде. Это Душа Сахара...

 

Һәм чынбарлыкка кайтыйк. Монда сәхнә бизәлеше дә, музыка да, биюләр дә гади генә була алмый. Монда “очарга” кирәк.  Раштуаны   могҗизаларсыз күз алдына да китереп булмый. Ә безнең театр коллективы моны булдыра алырмы?

 

 Безнекеләр алынса, җиренә җиткерми туктамаячаклар билгеле, тик тирне күп түгәргә туры киләчәк. Читтән, осталардан ярдәм-киңәшсез дә булмый. Менә шуның өчен алар иртәгә Европа киңлекләрендә эшләүче осталар белән очрашачаклар.

 

  • Без бу әсәр турында өч еллап уйлап йөрибез инде. Мин театрны җитәкли башлаган көннән дисәк тә була. Бу – Марат абый Хәбибуллин идеясе.  “Куйыйк шушы әсәрне...” дигән иде ул. Мин үз чиратымда “Куярбыз”, дидем. Вәгъдәне өч ел көтәләр дигән сүз бар һәм менә без тәвәккәлләдек. Көчебез җитәр, дип уйлыйм. Чөнки коллектив көчле, яңалыкка омтылып эшләүче яшьләр күп, алардан калышмый, вакыты-вакыты белән безне гаҗәпкә калдыручы өлкән артистларыбыз да бар. Аннан соң без бит үзебез генә түгел, ярдәм итүчеләр күп. Бу очрашу да “Бердәм Россия” федераль программасының  “Малые города” кысаларында уза. Финанслау да Россия һәм Татарстан республикасыннан бермә-бер бара диярлек. Бу безгә карата зур ышаныч күрсәтү һәм без моны аклар өчен тырышабыз. Хыялланабыз, сәхнәне заманча алымнар, утлар белән бизәячәкбез, фантастик кергән өлешләр күп булачак, булдырып чыга алсак билгеле. Җыр-биюсез дә булмый. Менә шушы спектакльне чын сәнгать әсәре итү өчен безгә менә иртәгә  очрашасы осталар ярдәме кирәк. Алар безнең өчен чит-ят түгел, безнең спектакльләрне бизәүче рәссам Скомороховны беләсез, Геннадий Скоморохов белән дә уңышлы эшләрбез дип уйлыйм. Композитор Юра Федоров - Яшел Үзән егете.  Биюләрне танылган хореографлар, сәнгать дөньясына үзләре нигез салган   "Дорога из города" бию театры аша таныш булган Лилия һәм Айрат Баһаветдиновлар куячак. Болар педагоглар,  “Йолдызлык”тагы балалар белән шөгыльләнәләр. Европадан кайтып кермиләр... - дип сөйли директорыбыз Ленур Зәйнуллин.
  • “Күк кош” Әтнә театрын Европа киңлегенә чыгармас микән, ничек уйлыйсың?- дим җитәкчегә куркып кына.
  • Бик мөмкин...- ди ул елмаеп. – Кем уйлаган  тиз арада артистларыбыз шуның кадәр уңыш казаныр дип, хәзер Әтнә театрын, аның артистларын беләләр. Яраталар. Һәм бу безгә бик зур җаваплылык өсти. Без моны аңлап эшлибез.

 

  Ә без үз чиратыбызда театр коллективына   “Күк кош”ны тотарга насыйп булсын дип телик.

 

Фото театр коллективы альбомыннан алынды. Лилия һәм Айрат Баһаветдиновлар белән әңгәмә вакытын күрәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев