Әтнәләр "Җомга базары"н көтә
Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры яңа спектакль өстендә эшли башлады. Әтнә тамашачысында зур кызыксыну уяткан бу спектакль үзебезнең Әтнә шагыйрәсе Гөлүсә Батталованың пьесасын сәхнәгә куя.
“Җомга базары”ның (12+) премьерасын дөньялар тагын үзгәреп китмәсә, 24 апрельдә күрәчәкбез, Аллаһы боерса. Шатландырган икенче яңалык аны үзебезнең Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры режиссеры Рамил Фазлыев сәхнәгә куя.
“Музыкаль комедиядә бөтен труппа катнаша, - ди театрның директоры Ленур Зәйнуллин. – Авторы үзебезнең театрда эшләүче, барыгызга да таныш булган Әтнә шагыйрәсе - Гөлүсә Батталова. Эчтәлек үзгә, әсәр колачлы”.
- Кызыктырдыгыз, азрак тамашачыга күзалларга пәрдәнең бер өлешен ачмыйсызмы?
- Бик теләп. Атнакич авылы халкы бердәм рәвештә борынгы җомга базарын торгызырга йөри. Авылны үстерү программасына кертелсә, авылга да, базарга да яңа сулыш биреләчәк. Тик әлеге мәсьәлә буенча авылга килеп төшкән башкала түрәсе икенче фикердә, чөнки аның йөрәгендә гасырлар буе җыелып килгән үч яши.
“Эчтәлек Әтнә белән бәйлеме?”- дип сорадым пьесаның авторы Гөлүсә Рәшит кызыннан. Чөнки, автор үзебезнең җирлектән, интрига зур. Күңел яңалык та көтә.
Әйе үзебезнең Әтнә җирлеге белән бәйле. Спектакльнең башында Гатаулла байлар чоры, 20-30 нчы еллар сурәтләнә. Соңрак вакыйга безнең көннәргә күчә. Тик пьеса 100 процент документаль фактларга нигезләнмәгән. Фэнтезига...- тулы язманы укучыбыз газетаның киләсе санында укый алачак.
Фотоны Әтнә театры альбомыннан алдык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев