Әтнә таңы

2020 елда халык санын алу булачак

2020 елда узачак халык санын исәпкә алуга әзерлек эшләре дәвам итә.

Реклама

“Районыбызда яшәгән барлык кешеләр дә исәпкә алыначак”, – ди районның әйдәп баручы эксперты Гөлназ Гәрәева. Сүзен дәвам итеп:
- Сораулар күп булу сәбәпле, кайберсенә ачыклык кертеп китәсе килә. Бу кампания кысаларында, кешенең паспорт буенча даими яшәү урыны мөhим түгел! Кешенең төп яшәү урыны кайда - ул шул җирлектә исәпкә алынырга тиеш. Чөнки кеше монда теркәлгән булып та, башка җирдә яшәргә, киресенчә башка җирдә теркәлеп авылда яшәргә мөмкин. Шул рәвешле, андыйлар халык санын исәпкә алганда ике урында исәпкә керергә яки бөтенләй дә кермәскә мөмкиннәр. Сан алу дөрес булсын өчен, мондый хәлне булдырырга hич тә ярамый. Шуның өчен, андый очракларда йорт хуҗаларына андый кешеләрнең үзләреннән сорашып, авыл җирлекләренә, яки статистика бүлегенә хәбәр итүегез сорала.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: