Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ һәм балалар

Балалар утыргычы бәладән саклый

Агымдагы елның 5 аенда балаларны транспорт чарасында йөртү кагыйдәләрен бозу белән бәйле рәвештә, дүрт юл һә­лакәте теркәлгән.

 Аларда бер бала вафат бул­ган һәм биш бала тән җәрәхәтләре алган.Исегезгә төшерәбез, Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пунктында күр­сәтелгәнчә, балаларны транспорт чарасында йөртү транспорт чарасы конструкциясенең үзенчәлекләрен исәпкә алган хәлдә, аларга куркыныч янамаган очракта гына рөхсәт ителә.  12 яшькә кадәр баланы транспорт чарасында йөртү аның буена һәм авырлыгына бәйле рәвештә һәм транспорт чарасының үзенчәлекләрен күздә тотып, бары тик махсус җиһаз ярдәмендә яки куркынычсызлык каешын таккан хәлдә генә башкарылырга тиеш. Бала алгы утыргычта булса – бу бары тик балалар өчен махсус креслода гына  булганда мөмкин.
Балалар автомобиль утыргычы юл фа­җигаләрендә 95 процентка кадәр травма яки тән җәрәхәтләре алудан сак­лый.
Балаларны ав­томобильдә йөртүнең җиде кагыйдәсе:
1. Автомобильне һәр­чак төзек хәлдә тотыгыз.
2. Соңга калмас өчен юлга алданрак чыгыгыз.
3. Автомобильдә бала да, үзегез өчен дә куркынычсызлык каешын эләктергән хәлдә йөрегез. Балагыз өчен сез үрнәк булырга тиеш.
4. Тизлек режимын юл­дагы чикләүләрдән чыгып (кар, бозлавык, юеш юл) сайлагыз.   
5. Маневр алдыннан тиешле сигналны вакытында бирегез.
6. Руль артында кискен хәрәкәтләрдән сак булыгыз.
7. Чиктән тыш кирәк булмаганда “обгон”га чыгудан сак булыгыз.
Артык арган булсагыз яки бала алҗыган очракта юлга чыгудан тыелып торыгыз. Юлда булсагыз – куркынычсыз урында ятуктап, ял итегез.

Фото: pixabay.сом

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев