60 протокол төзелгән
Татарстан Республикасында юл һәлакәте куркынычын киметү максатыннан 11 июльдән 10 августка кадәр “Куркынычсызлык каешы” профилактик чарасы узды.
Чараның максаты – юл хәрәкәтендә куркынычсызлык каешларын куллану өлешендә административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау иде.
– Районда да әлеге чара барышында машина йөртүчеләрнең, пассажирларның саклык каешын тагуларына нык игътибар бирелде. Кызганычка каршы, саклык каешын такмыйча йөрүчеләр күп. “Куркынычсызлык каешы” профилактик чарасы барышында барысы 60 протокол төзелде, – диде ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.
Транспорт куркынычсызлыгы үзәкләре тикшеренүләре буенча, саклык каешларын куллану машина йөртүче һәм алгы утыргычта утырган пассажирның юлтранспорт һәлакәтендә үлү һәм имгәнү ихтималын – 50 процентка, ә арткы утыргычта утырган пассажирларныкын 25 процентка киметә. куркынычсызлык каешын эләктергән вакытта исән калу мөмкинлеген биш тапкырга арттыра. Ә менә капланган вакытта саклану каешын эләктергән очракта, исән калу мөмкинлеге биш тапкырга арта.
Шунысын да искәртәсе килә, Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пункты нигезендә, куркынычсызлык каешлары белән җиһазландырылган транспорт чарасын йөртүче сакчыл булырга һәм саклану каешларын эләктермәгән пассажирларны йөртмәскә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев