Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Араларында исерек тә бар

18-25 октябрь көннәрендә районыбыз юлларында 25 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән. Бу хакта ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Ямалиев хәбәр итте.

Аерым алганда, куркынычсызлык каешын такмыйча йөрүчеләр саны 8 булган. Тиешледән артык пассажир алган 3 йөртүче тоткарланган. Моннан тыш, документларын өендә калдырган, тиеш булмаган урынга машинасын урнаштырган, иминият кәгазе булмаган һәм машинасы белән тиешсез җиргә кергән 2шәр йөртүче җавапка тартылган. Шулай ук 2 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Ә берәү юл-транспорт һәлакәте ясап качкан һәм шундый һәлакәттән соң берәү алкоголь эчемлек кулланган. Тагын бер кешенең, гомумән, йөртүче хокукы булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев