Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

Әтнәдә йөртүче исерек хәлдә булуга шикләнелә

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе җи­тәк­­чесе вази­фасын ва­кыт­­лыча башкаручы автоинспектор Ренат Мөхтә­зиров узган атнада районыбыз­да теркәлгән юл ка­гый­дә­ләрен бозу очрак­лары белән таныштырды.

4-10 сентябрь аралыгында шундый 31 очрак ачык­­ланган. Аерым алсак, кур­кы­нычсызлык каешын так­мыйча йөргән – 18 һәм балаларны махсус утыргычсыз йөрткән 4 транспорт йөр­түче җаваплылыкка тартылган. 
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы өлкәсендә аеруча зур куркыныч тудырган 3 очракны да язып узарга кирәк. Әйтик, бер йөртүче тиеш булмаган җирдә алда барган транспортны узарга дип каршы якка чыккан. Ә бер йөртүче юл-транспорт һәлакәтенә дучар булган. Бик кызганыч, кабат 1 йөртүче руль артында исерек хәлдә булуга шикләнелеп туктатылган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев