Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

Әтнәдә юл һәлакәте кимегән

Тиеш­ле тизлекне саклыйк, юл йөрү кагыйдәләрен тө­гәл үтик.

Юл иминлеге инс­пекторлары Яңа ел бәйрәмнәре тыныч узды, дисәләр дә, 1-2 гыйнвар көннәрендә исерек булуда шикләнелеп ике машина йөртүчене тоткарлаганнар.
 Моннан тыш, саклану каешын эләктерми йөрүчеләр дә булган. 
– Иң мөһиме, юл транспорт һәлакәтләре булмады. – диде районның юл иминлеге җитәкчесе Айнур Ямалиев.
Алдагы елларга күз салсак. 2023 елда район юлларында барысы 105 юл һәлакәте булган. Җиде кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, 3 кеше вафат булган. 2024 елда 83 юл транспорт һәлакәте теркәлгән. 3 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, 1 кеше үлгән.
   2024 елда кагыйдә бозган өчен юл иминлеге инспекторлары тарафыннан барысы 1412 протокол төзелгән, шуның 39ы исерек хәлдә машина йөртүчеләргә.
2023 елда бу сан – 1710 булган, исерек килеш машина йөртүчеләр – 37. Кызганычка каршы, исерек килеш руль артына утыручылар саны кимеми. 
– Һава торышы гел үз­гәреп тора, юлларда игъти­барлы булыйк. Тиеш­ле тизлекне саклыйк, юл йөрү кагыйдәләрен тө­гәл үтик, – дип кисәтә рай­онның юл иминлеге җи­тәкчесе Айнур Ямалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев